Күз карасыдай сакларга чакырды

БМО Җирдә климат үзгәрүе хакында туктаусыз чаң кага.

Күз карасыдай сакларга чакырдыКүз карасыдай сакларга чакырды
Күз карасыдай сакларга чакырды

"Стокгольм 50+" тирә-як мохит проблемасына багышланган конференциядә якынлашып килүче климат һәлакәте турында кешелек дөньясының тагын бер кат исенә төшерделәр. БМОның генераль секретаре Антониу Гутерриш табигатькә карата үлемечле сугышны туктатырга чакырды. Гутерриш фикеренчә, кешеләрнең тирә-як мохитне җитәрлек дәрәҗәдә кайгыртмавы сәбәпле глобаль иминлеккә куркыныч яный. "Әйе, без озон катламын саклап калык, бу халыкара хезмәттәшлекнең бик яхшы мисалы һәм ул безне тагын да илһамландырырга тиеш. Ләкин без алга киткән һәм күбрәк арткан саен тирә-якка безнең йогынты көчәя-авырлаша бара",- ди Гутерриш.
Кешеләр саны елдан-ел арта, алар климат аркасында һәлак булалар яисә күченәләр. Экология системасының җимерелү-таркалуы биологик төрлелекне югалтуга китерә һәм 3 миллиардтан артык кешегә куркыныч белән яный. Шуңа күрә, генсек билгеләвенчә, карашыбызны бүгеннән үзгәртеп, табигатькә каршы үлемечле сугышны туктатырга тиешбез.
Берничә көн элек Канада галимәсе Кэтрин Хайхое глобаль җылыту аркасында дөньяга чагыштыргысыз куркыныч янавы турында белдерде. Эксперт кешелек климат кризисы масштабларын аңлап бетерми, дип саный.
БМО белдерүенчә, кешелек дөньясы корылыкка каршы да ашыгыч чаралар күрергә тиеш. Корылыклы еллар саны һәм аларның озынлыгы 2000 елдан алып 29 процентка арткан. Тиешле чаралар күрелмәгән очракта 2030 елга дөньяда яшәүче 700 миллион кеше йорт-җирләрен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булачак, дип чаң кага экспертлар.

Фото: ecotrend-spb.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас