

Бүген, 2 июньдә, башкала хакимияте җитәкчесе Ратмир Мәүлиев журналистлар белән очрашты.
Сөйләшү барышында сүз зиратлар мәсьәләсенә дә кагылды. Мәрхүмнәрне күмү өчен урыннар җитәме дип кызыксынды журналистлар. Шулай ук крематорий проекты тормышка ашармы икән дигән сорау да күтәрелде.
“Крематорий кирәкме?” – дип сорауга сорау белән җавап бирде Уфа мэры.
“Әлбәттә, кирәк. Шәхси бизнес та бар бит: мәрхүмнәрне кремация ясату өчен күрше өлкәләргә алып баралар, аннары кире кайтаралар”, – диде киң мәгълүмат чараларының кайсыбер вәкилләре.
“Кирәк икән – булачак”, – диде Ратмир Мәүлиев.
Зиратларда урыннар җитмәүгә килгәндә, бу проблема чынлап та бүген бар һәм аны хәл итү буенча эшләр алып барыла”, – дип аңлатты мэр.