

2022 елның беренче кварталында Башкортстанда җан башына туры килгән уртача керем, якынча исәпләүләр буенча, 29 907 сум тәшкил иткән.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 10,2 процентка арткан.
29 907 сум нәрсәгә җитә? Халыкның сатып алу мөмкинлекләрен анализлаганнан соң, Башстат хезмәткәрләре мондый нәтиҗә ясаган: бу акчага аена 71 килограмм сыер ите яки 149 килограмм туңдырылган гади балык сатып алырга мөмкин. Әлеге суммага ай саен 445 литр сөт яки 245 литр көнбагыш мае, яисә 419 килограмм икмәк яки 653 килограмм бәрәңге сатып алырга була икән.
29 907 сумга ир-атларга 11 чалбар яки 17 ирләр күлмәге, хатын-кызларга берьюлы 16 блузка яки 13 итәк килә.
Әмма... Бу – уртача саннар гына. Әлеге суммадан күпкә түбән хезмәт хакы яки пенсия алып яшәүчеләр шактый. Димәк, аларның 71 килограмм ит сатып алу мөмкинлеге берничек юк...