“Безнең илдә шаяртулар тыелмаган”

Сез дә карадыгызмы бу видеоны?

Социаль челтәрләрдә Екатеринбург шәһәренең 12 санлы лицеенда узган бию конкурсында төшерелгән видеоязмалар таралды. Анда 10 сыйныф укучылары тверк (бот һәм арт саннар катнаша) һәм чирлидинг (АКШта спортта таралган бию юнәлеше) элементлары булган бию башкара. Бу видеоны караганнар аптырап калды, чөнки үсмерләр гадәти булмаган җенси юнәлеш вәкилләрен күрсәткән кебек тоела. Бию барышында егетләр алсу төстәге футболкаларын салгач, портупеяларда (кулбаш аша килегән күн каешлар) кала.

Шәһәр хакимиятенең Мәгариф департаментында әлеге очрак буенча хезмәт тикшерүе башлаганнар. Шул ук вакытта мэриядә  мәктәп укучылары әлеге биюне конкурс кысаларында пародия рәвешендә башкарган диләр. Ягъни бию  ЛГБТ-төркемнәргә пропаганданы күзалламый, имеш.

Бер төркем  ата-аналар  төбәкнең мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Биктугановның лицей директоры Любовь Кулёваны эштән азат итәргә кирәк дигән карары белән риза.

“Биюне күргән ата-аналар шөбһә белдерә, һәм иң элек мәктәп җитәкчелеге гамәлләренә карата. Лицей ихатасында булган бу хәл ата-аналарны шок хәлендә калдырды, һәм укучыларның  бу тәртибе өчен барлык педагогик состав җаваплы. Шуңа күрә министрның лицей директорын эштән азат итәргә дигән карары белән тулысынча килешәм”, – ди Свердловск шәһәренең ата-аналар комитеты җитәкчесе Людмила Золотницкая.

Әмма кем әйтмешли, кешеләр күп булган кебек фикерләр дә төрле. Кайсыбер укучыларның ата-аналары биюне нибары шаяру, ди.

“Балалар бернинди дә начарлык  теләмәгән бит. Шаярганнар инде, ни хәл итәсең. Аңлавымча, алар кызларны шулай итеп килештергән, бию мәктәп оештырган чыгарылыш кичәсе яки соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланмаган иде. Алар моны үзләре оештырды. Белүемчә, мәктәптә бу вакытта директор да, укытучылар да булмаган”, – ди Елена Успешная.

Төбәк губернаторы Евгений Куйвашев та  бу хәлгә карата үз фикерен җиткерде. “Укучыларның төрлечә кабул ителгән биюе өчен 12 санлы лицей директоры Любовь Кулева җәзага да тарттырылмаячак, эштән дә азат ителмәячәк. Егетләр каршылыклы бию башкарган. Миңа ул ошамый, андый “пародияләр” миңа бөтенләй ят. Әмма бу шаяру гына. Ә безнең илдә, начар булса да,  шаяру тыелмаган”, – дип язган ул үзенең “ВКонтакте” челтәрендә.

Менә шундый хәлләр. Нинди чыгышлар күрсәтеләсен мәктәп хакимияте алдан белергә тиеш түгел микәнни? Сәер, бик сәер...

Чыганак: rambler.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас