

Башкортстан халык күп яшәгән төбәк дип исәпләнә. Һәрхәлдә, Бөтенрусия халык санын алуның якынча нәтиҗәләре шуны раслый.
Исегезгә төшерәбез, җанисәп узган ел көзен үтте. 2021 елның 1 октябренә Русиядә даими яшәүче 147,2 миллион кеше исәпкә алынган. Шулай итеп, 2010 ел белән чагыштырганда, ил халкы 1,4 процентка, ягъни 2 миллион кешегә арткан.
Башкортстанга килгәндә, без халык саны буенча ил төбәкләре арасында җиденче урында торабыз: бүген республикада якынча 4,091 миллион кеше яши. Иң беренчедә, әлбәттә – Мәскәү шәһәре: анда 13,010 миллион кеше исәпкә алынган. Аннан кала – Мәскәү өлкәсе (8,532 миллион кеше), Краснодар крае (5,838 миллион), Санкт-Петербург (5,602 миллион), Свердловск өлкәсе (4,269 миллион) һәм Ростов өлкәсе (4,201 миллион) килә.
Ә Идел буе төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч – бездә. Әйткәндәй, Идел буе федераль округы халык саны буенча илдә икенче урында тора: биредә 28,943 миллион кеше яши. Беренче баскычта – Үзәк округ: аның төбәкләрендә барлыгы 40 миллионнан артык кеше исәпләнә. Өченче баскычта 16,8 миллион халкы белән Себер килә.
Ил халкының күбесе шәһәрләрдә яши. Мәсәлән, Идел буе төбәкләрендә 20,877 миллион кеше – шәһәрләрдә, ә 8,066 миллионы авылда көн итә.
Башкортстанда саннар нисбәте алай ук нык аерылмый кебек. Бездә бүген шәһәр халкы 2,530 миллион кеше дип исәпләнсә, 1,561 миллионы авылларда яши.
***
“Саннар начар түгел, – диде хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә, республика буенча җанисәп нәтиҗәләрен барлап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Без соңгы ике-өч елда миграция агымының үзгәрүен теркибез. Бездә хезмәт миграциясенең уңай күрсәткече бар. Шулай ук студентлар һәм укучыларның безгә килүе уңай борылыш алды. Озак еллар дәвамында беренче тапкыр ике меңнән артык студент безгә укырга килә башлады. Бу яхшы күрсәткеч. Шулай итеп, безнең республика халык саны буенча Русиядә җиденче урында тора. Монда төп күрсәткеч – ул балалар туу саны, ләкин ул түбәнәя. 2020-2021 еллар нәтиҗәсе буенча, барыннан да бигрәк коронавирус инфекциясе аркасында бездә үлем күрсәткече югары булды. Бүген бу хәл бераз кимеде, әмма бу ике күрсәткечне “төзәтергә” кирәк. Иң төп бурыч – үлемгә караганда балалар туу саны күбрәк булырга тиеш”.
Әйтергә кирәк, әлеге дә баягы ковид аркасында җанисәпне үткәрү вакыты да берничә тапкыр кичектерелде. 2020 елның көзендә булырга тиешле чара бер елдан соң гына үтте. Анда да халык санын алучылар киеренке шартларда эшләде.
“Аларга йөкләнеш искитмәле зур булды. Шуңа карамастан, исәп алучылар да, статистика хезмәткәрләре дә үз бурычларын уңышлы үтәде”, – дип бәяләде Радий Хәбиров.
Статистикларның эше һаман дәвам итә әле. Җанисәпнең соңгы нәтиҗәләре 2022 елның 31 декабрендә игълан ителәчәк. Ә әлегә билгелеләре – якынча саннар гына. Мәгълүматларны тулысынча эшкәрткәннән соң халык саны бераз артырга яки кимергә мөмкин, диләр Росстат хезмәткәрләре.
“Хәзер безгә халык структурасын белү мөһим. Якын көннәрдә бу мәгълүматларны бастырырлар дип ышанам. Аны белгәннән соң планнарны кайсы якка үзгәртергә кирәклеген хәл итәчәбез”, – дип йомгаклады сүзен төбәк җитәкчесе.
Әйе, республикада яшәүче милләтләр саны турында мәгълүмат күпләргә кызыклы. Кем күпмегә арткан яки кимегән икән? Тиздән билгеле булыр, мөгаен.