

Һәр авылда да бардыр ул изге йөрәкле, иманлы, әбиләр.
Безнең Имәнлекул авылында да бар алар. Олысы-кечесе дә яраткан, хөрмәт иткән, киң күңелле, кешелекле, авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе ул Ләбибә Касыйм кызы Усманова.
Ләбибә әби 1935 нче елның 8 нче августында Дүртөйле районы Әсән авылында дөньяга килгән. Гаиләдә алар биш бала булганнар. Бөек Ватан сугышы башлангач та әтиләре Касыйм бик күп авылдашлары кебек үк сугышка киткән. Сугыш ул ачы хәсрәт, дәһшәт. Аның ачылыгын безгә күрергә язмасын. Сугыштан алдагы елларда мәчет манараларын кисәләр. Олысы- кечесе мәчет манарасын кискәндә тәгәри-тәгәри еладык, дип сөйли әби. Аннары мәчет бинасында мәктәп ачыла.
1942 нче елны Ләбибә Касыйм кызы мәктәпкә беренче сыйныфка бара. Мәктәпләр мичкә ягып җылытыла, кием барлы-юклы, ашарга - ачтан үлмәслек, җан асрарлык кына. Шулай да, замана авыр булса да, укытучылары аларны укыту белән беррәттән чигү -тегү эшләренә дә әйрәтә. (Алга китеп шуны әйтәсе килә, бәлки 30 елга якын тегүче булып эшләвенең сере дә кечкенәдән беренче укытучысы Өнсия апаның кул эшләренә мәхәббәт уятуында булгандыр) Чигү җепләре юк , чигү өчен кәтүк җебе, яки иске киемнәрдән сүтеп алынган җепләрне кулланганнар.
Сугышның авырлыгы тылдагы хатын-кызларга гына тугел, бала-чагаларга да төшә. Ачтан үлмәс өчен Ләбибә дә кечкенәдән үк, колхозда көче җиткән барлык эшләрдә дә катнашкан. Мулла куагы дигән басуда өлкәннәр ашлык урып, шунда ук җилгәрәләр. Колхозның бәрәңге басуы да шунда гына. Зәкия исемле апа, син эшкә уңган, тамагың да туяр дип, колхоз басуына бәрәңге күмәргә дәшә. Мәктәптән кайтып, сумкасын өйгә калдырып кына кыз басуга эшкә йөгерә. Чөнки анда аш ашаталар. Ул аш үләннәрдән һәм бераз умачтан тора, шыр әрем тәме килсә дә, ач тамакка ярап куя. Кызның тырышып эшләгәнен күреп, Зәкия апасы ипләп кенә учына бодай яки башка ашлык сала. Кисәтеп куярга да онытмый – эләгә күрмә, Зәкия апа бирде дисәң, башкача эшкә дәшмим, ди. Ә эш укучы бала өчен авыр булса да, бераз тамак ялгарлык ышаныч була. Бу учка сыярлык бодайны табада куырып Ләбибә җыеп бара, аннары абзәбисе базда гына яргычтан ярып, ярма ясап бирә. Өйрә итеп аш пешереп ашарга бик ярап куя.
Сугыш елларындагы ашлыкка бәйле бер вакыйга авыл халкын тетрәндерә, кечкенә кызның йөрәгендә мәңгегә курку хисе калдырган. Әниле-кызлы бер гаиләдән ике килограмм бодай белән тотылалар. Икесен дә төрмәгә ябалар. Шул гаиләнең 5 яшьлек малайлары урамда кала. Үзләре ач-ялангач булса да, авыл халкы бишәр көнләп малайны үзләрендә яшәтеп, кулларыннан килгәнчә ашатып-эчертеп үлемнән саклап калалар. Күп еллардан соң әнисе төрмәдән кайта, кызы каядыр читтә яшәп кала. Ә урамда калып үскән малай әле дә исән, дип искә ала Ләбибә әби.
Безне бәрәңге белән, сыер сөте ач үлемнән алып калды, ди ул. Аларның гаиләсеннән биш бала: өч кыз, ике малай да исән-сау калалар.
– Сыер бозаулагач өйгә алып керәбез, мин башыннан тотып торам, Алма апа арткы якта соскы тотып тора.
Шушы сыерлары белән әнисе басуда иртә таңнан кичкә чаклы җир сөрә, тырмалый. Ашау кешеләргә генә түгел, малларга да җитмәгән. Авыр эштән, ачлыктан күтәртеп, 1946 нчы елда бөтен гаиләнең туйдыручысы сыерлары да үлә.
Нинди генә авырлыклар күрми ул чордагы балалар. Бәхетле балачакларын явыз сугыш урлый. Октябрь аеннан март кояшы караганчы ничә кыш өйдәш булып чибәр җиңгәчәләрендә, якын әбиләрендә яшиләр. Утын, тирес ягалар, бергә берничә гаилә яшәгәч мичкә ягарга бергәләп әзерлиләр. Чибәр җиңгисенең малае Риф төнлә тавыкларга дип әнисе пешереп,төеп куйган бәрәңгене ашарга уята торган булган. Ач булсалар да кешеләр динле , иманлы булганнар, Рамазан аенда ураза тотмыйча калмаганнар. Картинәсе сәхәр ашарга торганда кыз үзен уятуын үтенгән. Уятмагач, хәйлә уйлап тапкан, күлмәк итәген, картинәсенең күлмәк итәгенә ипләп кенә бәйләп ятар булган. Картинәсе сәхәргә әз генә талкан ашаган, Ләбибә казан төбен кырган, шуңа да күңеле булган.
Урамнарында 150ләп бала (һәр гаиләдә бишәр-алтышар бала) булган. Якында гына колхоз бакчасы, аның чәчелми калган җирләрендә кычыткан гөрләп үскән . Кычыткан чыгу белән уңган кыз капчык -капчык кычытканны ташып, аңардан йомырка белән уып буш булса да аш пешереп ашаганнар. Аннары сигез чакрым ара үтеп, Агыйдел буена юа, кузгалак җыярга йөргәннәр. Таң белән көтүдән үк юлга кузгалганнар. Әниләре икешәр йомырка пешереп биргән. Бер чакрым ераклыкта Карга авылына җиткәнче ул йомыркаларны ашап та бетергәннәр. Әсән болыны дип йөртелгән урынга җиткәч, юа. кузгалак ашап, җыеп кайтырга чыкканнар. Карга авылында бер апа аларны чәй эчереп, кәлҗемә ашатып чыгара торган булган. Ул апа әлеге вакытта Имәнлекулда яшәүче Рәвис абый Асмановның картинәсе булган икән.
Ачлык ниләр генә күрсәтмәгән. Март айларында кояш карый башлауга эскерт төпләре ачылган. Күрше апасы шул эскерт төбеннән тары ярмасы җыеп алып кайтырга чакырган. Барганнар, тычканнар өем-өем оя корган тегендә. Шулай булса да, бер чиләк тары ярмасы җыеп кайтканнар. Аны кайнатып, аннары киледә төйгәннәр. Сап-сары матур ярмага әверелгән ул. Әнисе сөткә генә казанда ботка пешергән. Ботканың тәмле исен исни-исни балалар түземсезләнеп аның пешеп чыгуын көткәннәр . Әниләре ботканы өстәлгә китереп куеп, кашыкларын тотып, җыелышып кына утырганнар икән – Дүртөйледә укып йөрүче дәү апалары кайтып кергән. Йөгереп килеп өстәлдән ботканы алып та куйган. “Ашый күрмәгез берүк, безгә бүген генә шулай кышлаган башак ашап бик күп үлүчеләр турында сөйләп кайтардылар мәктәптә”, дигән. Ботканы суга агызырга булганнар. Тарыны җыеп алып кайтучы Ләбибә булгач, моны ул башкарган. Сап-сары тәмле ботканы кашыклап, елый-елый Күәш елгасына агызып бетергән, ботка беткәнче елгадай күз яшьләре аккан. Ул кичне гаилә ач калган.
Ленинградтан эвакуацияләнеп килүчеләр дә яшәгән авылларында. Аннан килүчеләр соңгы күлмәкләрен азык-төлеккә алмашканнар.
Җиңү бәйрәмендәге шатлыкны инде әйтеп аңлатырга мөмкин булмаган, урамда сөенечтән җырлый -җырлый йөргәннәр.
Әкренләп кенә сугыштан исән калучылар кайта башлаган. Сугыш бетү белән генә бу ачлык-ялангачлыклар тиз генә бетмәгән. Ипине 50 нче еллардан соң гына туйганчы ашый башлаганнар.
1946 нчы ел. Агроном килеп балаларны утауга алып китә. Аш пешереп ашаталар, тәлинкә тулар -тулмас сыек шулпа ашап кына балалар туймый. Эш беткәч ашап, гадәттәгечә, ирен яргыч дигән үлән җыярга тотыналар. Авылда чаң кагалар. Үзләре җыялар, үзләре әллә ут чыктымы дип авылга карыйлар. Берзаман карасалар. җан -фәрманга алма апасы йөгерә, үзе кычкыра: “Ләбибә, әйдә, әткәй кайткан”, – ди. Аңа ияреп башкалар да авылга йөгерә, әйтерсең, аларның да көткән әтиләре кайткан.
Әтиләре кайткач фронтовикны хөрмәт итеп хәл белергә авылдагы кешеләр килгән, кулларыннан килгәнчә күчтәнәчкә сөт, катык китергәннәр. Әтиләре яп-ябык, сөяк белән тиредән генә торган. Ул әсирлеккә эләккән булган. Германияне азат иткәндә шартлаулардан бик күп әсирләр һәлак булган. Исән калганнары - йөзләгән әсир азык -төлек җыеп бергә утырып ашаганнар. Касыйм мулла нәселеннән була, дин һәрвакыт аның юлдашы була, ул иптәшләрен кисәткән, кинәт күп ашамагыз дигән, шулай да кинәт күп ашап, әсирләрнең күбесе эчләре күбеп һәлак була. “Кем укый белә, ясин укыгыз”, дигәч Касыйм ясин укый һәм йоклап китәләр. Приклад белән төрткәнгә уянып китсәләр, үзебезнең хәрбиләр килгән була. Шулай итеп, әсирлектән котылалар. Әтисе кайтып, өйдә 3не кунгач та Байгилде базарына сыер алырга китә. Янә өч көн дигәндә төнгә генә сыер җитәкләп кайтып керә. Әниләре сыерны савып балаларын уятып сөт эчерә. Әтиле тормыш башлана. Әтиләре балта остасы булгач, Әңгәсәк ягында өй салырга чакыралар. Эше беткәч, эш хакына бер капчык он бирәләр. Ул аны аркасына биштәрләп асып кайта. Кайтып та керә, биштәрен дә салмыйча сәкегә ава. Ни әтисен торгызалмый, ни капчыкны алалмый интегәләр.
Капчык дигәннән, эшкә таза кызны “Касыймның центнерлы капчык күтәрә торган кызы” дип йөртәләр. Дүртөйлегә ашлык ташый торган машинада грузчик булып эшләргә дә туры килә Ләбибәгә. Көненә машина белән дүрт -биш рейс ясыйлар. Капчыкларны аркаларына салып ташыйлар. Бу кадәр авыр эшләрне хатын-кызга башкарырга бик авыр була. Соңрак инде ул Пермь өлкәсенә, Березники шәһәренә китеп, анда биш ел эшләп кайта.
Бер кайтуында күршегә кече яшьтән үк кунакка килеп, бергә уйнап үскән Фәритне очрата. Ике яшь йөрәк шулай кавышып, матур гаилә корып яшәп китә. Ләбибә колхозда ун елдан артык сыер сава, аннары тегү эше ачылгач, яраткан һөнәрендә 23 ел хезмәт сала. Хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыга. Фәрит абый белән кавышып һич ялгышмый ул. Аларның тату гаиләсендә ике кыз, ике уллары үсеп бүгенге көндә Ләбибә әби балалар, оныклар, туруннар сөюенә төренеп яши . Кызганычка каршы, Фәрит бабайның вафатына быел 8 ел булды.
Хәзер 30 ел икән инде, авылда әрвахларны соңгы юлга озатканда дөрес итеп йолаларны башкарып чыгарга ярдәм итүче ул Ак әби-Ләбибә әби! Барлык авыл халкы аны бу изге гамәлләре өчен хөрмәт итә. Аны да үз вакытында бу изге,саваплы гамәлләрне башкарырга Мәхмүзә һәм Мәрьям әбиләр өйрәтеп калдырган. Урыннары оҗмахта булсын !
Иманым камил – кешегә һәрчак ягымлы сүзле, нурлы йөзле бу Ак әбине авылыбызда яратмаган, хөрмәт итмәгән беркем дә юктыр !
Урамда күрсәләр дә аны кочаклап, хәлләрен белешеп китәләр. Бәлкем шушы чаклы авырлыклар күреп үскәнгә ул кешелеклелек асылын саклый алгандыр!
Шулай нурлы йөзләрең, әлегедәй ачык зиһенең белән балаларыңны, авылдашларыңны сөендереп, шатлыкларга төренеп, сәламәтлеккә тиенеп яшә дә яшә әле, Ак әби !
Бүгенге язмамда мин бер яңалык та ачмадым. Сугышның ачылыгын, авырлыгын, ачлыкларны кичергән тылдагы бер баланың язмышын үзенең сөйләве буенча сезгә бәян иттем. Әмма үзебезнең буын, бездән соң киләсе буыннар да белсен, онытмасын өчен ветераннар исән чагында үзләреннән сөйләтеп, яздырып калсак бик яхшы булыр иде. Алар бит – тере тарих! Һәм алар сафы елдан-ел сирәгәя бара!
Ләбибә әбине болай да бик яратам, хөрмәт итәм, әмма алар кичергән авырлыкларны белгәч хөрмәтем бермә-бер артты. Ул сөйләгәндә күзләремә яшьләр тулды. Баш иябез сезнең алда. ветераннар! Дөньялар тыныч булсын! Сез күргән авырлыкларны без дә, киләчәк буыннар да күрергә язмасын иде !
Сәйдә Әхмәдуллина.
Чакмагыш районы, Имәнлекул авылы.
Фото: ok.ru