Барлык яңалыклар

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә укучы педагоглар белән сугышкан

Сәер заманда яшибез...

yantik.cap.ru
Фото:yantik.cap.ru

Приморьеның Дунай поселогында соңгы кыңгырау бәйрәме вакытында ике укытучы һәм чыгарылыш сыйныфта укучы кыз арасында җәнҗал чыккан.

Полициягә поселокта яшәүче 41 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул ике хатынның аның 17 яшьлек кызына җәрәхәтләр салуын белдергән. Соңрак полициягә мәктәптә эшләүче 35 һәм 36 яшьлек педагоглардан да укучы кызга каршы гаризалар тапшырылган.

“Гариза язучы укытучылар һәм укучы арасында чыккан конфликт соңрак йодрык уйнатуга күчкән”, – ди крайның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең начальник урынбасары Екатерина Хабарова.

Полиция хезмәткәрләре вакыйганы җентекләп тикшерә.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: