Барлык яңалыклар

Чит апа

(Тормыштан алынган)

Чит апа
Чит апа

(Тормыштан алынган)

Кадриянең энесе Азат әнисен бик аз хәтерли. Әниләре вафат булганда аңа бары өч кенә яшь иде шул. Кадрия энесеннән өч яшькә зуррак, шуңа да ул көнне ачык хәтерли. Әниләрен дәваханәдән алып кайттылар да түр яктагы сиртмәле караватка яткырдылар. Ул күзләрен йомган килеш йортта ут алынганчы ятты да ятты. Иртән Кадрия йокыдан торуга әнисе түр якның нәкъ уртасында хәрәкәтсез ята иде. Тирә-ягына тезелешеп күрше апалар, әбиләр, нәнәсе утырган. Әтисе, Азатны кочагына алып, әнисенең аяк очында басып тора. Күзләреннән чыккан кайнар яшь бөртекләре аның какча яңаклары буйлап ирексездән тәгәриләр. Нәнәсе Кадриянең йокыдан уянуын күреп янына килде һәм караваттан сак һәм акрын гына күтәреп идәнгә бастырды.

– Әйдә, кызым, әниең хәзер мәңгелеккә китә, саубуллашып кал, – дип күзләренә килеп тулган яшьләрен ап-ак яулыгы читенә сөртә-сөртә әнисе янына җитәкләп алып килде. Кадрия, әнисенең ябык күзләренә карап, барысын да аңлады: әнисе бит үлгән. Дәваханәгә китәр алдыннан ул:

– Кызым акыллы бул, әтиеңнең сүзен тыңла, Азат энеңне караш. Мин бик авырыйм, үләрмен, ахры, – дигән иде бит. Азат.

– Әннә, күзеңне ач! Нигә әннә күзен ачмый? – дип әтиләрен интектереп бетерде.

Табутны өйдән ихатага алып чыга башлауга, Азат җан өзгеч тавыш белән “әннәмне алып китмәгез, калдырыгыз!” дип, нәнәсенең чабуына нәни генә куллары белән чат ябышты...

Шул көннән башлап Кадрия әтисе, энесе белән әнисез яши башлады. Түбән урамда улы һәм килене белән яшәгән нәнәләре баштарак көндә килеп йөрде, әтисеннән рөхсәт сорап, оныкларын еш кына үзләренә алып китә иде. Кадриянең нәнәләрендә куна каласы килмичә, энесен ияртеп, тизрәк өйләренә ашыга торган булды. Күз алдына әнисе килеп баса да, “кызым белән улым нигә нәнәләрендә озакладылар икән?” дип, элекке кебек капка алдында көтеп торадыр кебек тоела иде Кадриягә. Нәнәләрендә булган вакытта Азат, “әннә нигә һаман кайтмый икән?” дип, нәнәсеннән еш кына сораганда, аның йөрәге телгәләнә иде. Азат әлегә кечкенә шул, берни белми. Мондый чакларда нәнәләре ике кулын бергә бит турысына янәшә куя да алар аңламаган телдә үз алдына укына башлый. Кызын югалту кайгысыннан ул бик йончыды, йөрәге һәм аяклары көн дә сызлап авырта башлады. Кадрияләргә булышырга килүен дә сирәкләтте.

Кадрия нәнәсенең хәлен белергә үзе түбән очка еш кына төшә иде. Нәнәләренең Фәрика килене балаларның килеп йөрүләрен һич кенә дә өнәмәде. Куна калган вакытларда ничек түзеп торды икән ул? Ә беркөнне “монда сезгә нәрсә калган? Барыгыз бар, үз йортыгызга сыпыртыгыз!” дип, кул сырты белән аларны этеп чыгарып ук җибәрде. Чәчәктәй кызын караңгы гүрләргә бик иртә тапшырган нәнәләренең йөрәге ул вакытта нишләде икән?.. Тирән кара кайгы эзе салынган йөрәге онык һәм оныкасы өчен янә ярылгандыр. Фәрика апасы эткәләп-төрткәләп куып чыгарганда, Кадрия нәнәсенә борылып карарга өлгерде. Көннәр, айлар үтсә дә газиз нәнәсенең күз төпләрендәге кайгы-хәсрәтләрдән хасил булган буразналарга ачы күз яшьләре кереп тулган да алга барыр юлларын таба алмыйча әрнешеп ята иделәр. Нәнәсе “Фәрика килен, нишләвең?! Балалар бит!..” дип сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча тамак төбенә килеп утырган төеренә тыгылды һәм күкләргә ялварып ике кулын өскә сузды. “Утырган җирең ошамаса, кызың йоклаган җиргә тай!” дип җикеренде күзләре аларган килене. Кадрия бу күренештән бик нык курыкты, нәнәсенә башкача бармас-йөрмәс булды.

Йорт эшләре алты яшьлек Кадрия җилкәсенә төште. Нәни генә куллары белән бәрәңге әрчергә дә, идән, кер юарга да өйрәнде. Иртә таңнан колхоз эшендә булган әтисе иртән мичне ягып җибәрсә, аны булдыру Кадриягә кала иде. Бераз үсә төшкәч, мичне иртән торып үзе үк яга башлады. Чырагачны телгәндә әллә ничә тапкыр кулына шырпы кереп эренләп шешеп чыкты. Төннәрен йоклый алмый сызланды. Мунча ягарга да, аш пешерергә дә өйрәнде ул. Мәктәпкә укырга төшкәч, йорт эшләрен башкару авырлашты. Әйбәт укырга да кирәк бит. Дәрестә партага башын терәп йоклап киткән чаклары да булды аның. Их, әнием булса, иртән торуга өй җылы, кайнар чәй, иртәнге ризык әзер, сыер савылып көтүгә куылган  булыр иде, дип үрсәләнде Кадрия. Иртән чәчләрен үрергә өлгерә алмаганга әнисенеке төсле озын толымнарын да күрше апасыннан кистерде.

Өйдән мәктәпкә, мәктәптән өйгә йөрүләр белән ике ел вакыт үтеп тә китте. Шулай беркөнне укудан кайтып керүенә өй эченә тәмле аш, бәлеш исе таралган иде. Йорт эче чиста итеп җыештырылган, ялт итеп тора. Азат, “әнием кайтты, әнием!”  дип, нәни колынчактай сикергәләп апасының алдына йөгереп килде. Шул арада аш-су бүлмәсеннән эре ит кисәкләре турылган табак тоткан тулырак кына гәүдәле чит апа килеп чыкты да кулындагы ризыкларны өстәл уртасына куйды. “Менә минем кызым да мәктәптән кайтты” дип, Кадриянең сумкасын кулыннан алып, аңа өске киемен салырга булышты. Кул югычтагы җылы судан кызның кулларына гына түгел, күңеленә дә җылы йөгергәндәй булды. Чит апа тәүдә Азатны, аннары Кадрияне күтәреп урындыкларга утыртты да тәмле аш бүлә башлады. Шулкадәр тәмле аш һәм бәлешне ашаганнан соң савыт-сабаны  җыештыра башлаган кызга апасы “кызым мондый эшләрне без синең белән, ә авырракларын әтиең белән башкарырбыз” диде. Әнисез калган, авыр йорт эшләре үзәгенә үткән Кадрия чит апасының алъяпкыч япкан күкрәгенә килеп сыенганын тоймый да калды...

Еллар үтә торды. Кадрия белән Азатка яңа әниләре бер-бер артлы ике энекәш тә алып кайтты. Ихата, абзар тутырып терлек асрадылар, кош-корт үстерделәр. Җиләк-җимеш бакчалары оҗмах бакчасыдай, нинди генә яшелчәләр юк анда. Ындырдагы бәрәңге арасыннан бернинди чүп үләне тапмассың. Әниләре шулкадәр уңган, эшләгәндә кулларына күз дә иярми. Усал телле авыл апалары, Кадрияне мәктәпкә барган вакытта туктатып, әниләренә каршы котырталар иде. “Ул бит җен, шуңа ир-ат эшләрен дә җиңел генә башкара. Менә күрерсез әле, озакламас сезне кыерсыта да башлар. Ул бит сиңа үги, үги әни. Син, ул акырып-җикеренә башлаганчы энеңне алып нәнәеңнәргә барып яшә” диделәр. Әнә шундый котыртулардан соң, Кадрия, укудан кайткач, озак итеп үги әнисенә карап утыра торган булды. Әнисе җенгә бердә охшаш булмаса да, кызның колагына авылдаш апаларының сүзләре ишетелгәндәй булды: “җен ул, синең үги инәң, җен... җен...” Бүген дә Кадрия уйчан күзләре белән үги әнисен күзәтеп утыра иде, аның игелек, җылылык бөркелеп торган ягымлы карашы белән очрашты. Әнисе аналарга гына хас тавыш белән:

– Нәрсә булды, кызым? Нинди уйларга баттың, матурым? – диде.

Әнә бит йорттагы барлык вак-төяк эшләрне эшләгәндә дә, йомшак кына итеп, үгет-нәсихәтләрен дә бирә, ягымлы-ипле итеп сораулар да бирә. Нишләп җен булсын ул! Дүртебезне дә бертөрле, тигез итеп карый һәм тәрбияли бит. Хәтта Кадрия белән Азатның нәнәсен дә читкә типми. Нәнәләренең аяклары йөри алмаслык хәлгә килгәч, йорт һәм күмәк хуҗалык эшләреннән бик бушамаса да, хәлен белгәләп тора. Нәнәләре бик картайды, елдан-ел биреште. Үзенең йомышына да бара алмаган карчык бергә торган килененә кирәкми була башлады. Беркөнне хәл белергә барган үги әниләре Кадрия белән Азатның нәнәсен күтәреп өйгә кайтып керде. Түр яктагы йомшак караватка ипләп кенә утыртты да:

– Алты җан янына тагын да бер җан ничек тә сыяр! – диде ул балаларына елмаюлы караш ташлап.

Иренең беренче хатынының әнисен үз анасыдай җылы кабул итеп, мәңгелек йортка чит ана үзе озатты. Элекке усаллыгы, зәһәрлеге һаман да китмәгән Фәрикага ул кызганудан башка берни дә тоймады. Бары тик Кадриясе белән Азатының күзләреннән башкача ачы яшьләр таммасын. Ятим күз яшьләре, ятим...

 

Резеда Шакирова.

Фото:kartinkin.net

 

 

Чит апа
Чит апа
Читайте нас: