Барлык яңалыклар

Киявем "әни" дип әйтә

Борынгыларның һәр сүзенә төпле нигез, акыл яшеренгән, сак булыйк, җәмәгать.

Кан хәтере, кан авазы, милләт, нәселнең йолалары һәр буынга безнең ата-бабаларыбыздан бирелә, тапшырыла килә. Ул һәм кыз үстергәннәр моның турында ныклап уйланганы бармы икән? Кызларыбызны без башка гаиләгә кияүгә биреп, бәхетле ир хатыны булырын күз алдында тотып үстерәбез, тәрбиялибез. Яхшы, тәрбияле тормыш иптәше насыйп итсен кызларыбызга, дөнья көтеп, гаиләсенә хуҗа булырдай мәнле ир бала туры килсен дибез. Кыз баланың төшкән җире таш булсын, каерылып-суырылып йөрмәсен дип, иренең ата-анасын ихтирам итәргә өйрәтәбез. Электән үк балам, бианаңа әни, әнкәй, инәй дип, биатаңа әти, әткәй, әтәй дип эндәшерсең дип аларны хөрмәтләргә өйрәтеп үстергәннәр. Иреңнең гаиләсенә син кияүгә, килен булып барасың, дип анасы киләчәк көннәренә тәрбияви сүзләрен һәрчак әйтә килгән. Ә инде ир бала, ул үстергән гаилә, татар-башкортлар турында әйтүем, электән булачак җаваплы гаилә башлыгы тәрбияләп, әби-бабаңа ихтирамлы бул, матур, үзең төзегән ояңның — гаиләңнең терәге бул дип малайларын үстергәннәр. Кан хәтере әкрен генә югала барамы дибез, әллә аны ишетергә теләүчеләр әзәйдеме? Кызы кияүгә чыгу белән: "Ирең миңа "әни" дип әйтсен, әтиең аңа да әти була, шуның өчен борынгылык калдыгы — әби-бабай сүзләрен аңардан ишетмим", - диючеләр дә бар.
Кыз да горур, эгоизмын белдереп, мин синең әти-әниеңә "әти-әни" дигәндә, нишләп минекеләр сиңа әби-бабай була ул, ди. Сөйгәне генә бәхетле булсын, ир балага моңа да риза булырга туры килә. Әмма "ана сөте имгән", ана сөте белән кан, милләт, нәсел мәгълүматы (информациясе) алган татар-башкорт баласы - ир баланы бу кечкенә деталь көчсез зат - хатын-кызларга, килен кешегә хас итмиме? Һәр нәрсәгә тирәнтен, йолаларның да тамырына карарга кирәк. Ир-атларга хатын-кызлар "егылып киткән", яраткан алтын балдак-йөзекләрнең дә, чылбырларның да ярамаганлыгы турында ишеткәнегез бармы? Мондый бизәнгеч таккан ир-атта хатын-кызга тартым сызатлар, гормональ үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин, чөнки химик тәэсире алтынның шундый сыйфатка ия икән. Шуңа ирләр никах балдагын да көмештән кигән. Ата-бабаларыбыз моны белгән, ә без игътибар итмибез. Менә шул кияүне әти-әни дип әйттертү дә, аның үз гаиләсе алдында җаваплылык хисләрен эретә, аны хатынының гаиләсенә "килен" рәвешендә эреп югалуга китерә, чын ир, чын үз аллы җитди хуҗа, гаилә дигән арбаның төп тәртәсе икәнлеген оныттыра түгелме соң? Монысы психологик яктан. Яңа гаилә коргач, ир бала әби-бабай дип әйтеп, кушылган гаиләсе, хатынының гаиләсе алдында чик, аерымлану, үзаллылык тоя башлый. Моны борынгылар белгән, ә безнең эгоизм, мин-минлелек бу йолаларны халык акылы итеп кабул итмәскә тырыша. Кызлы гаиләләргә авыр булса да менә шундый хакыйкать. Ир баладан, кияүдән әти-әни дип мәҗбүри әйттерер алдыннан халкыбыз ни өчен шулай элек-электән йолаларга таянып эш иткәнен, уйларга кирәк. Ир бала авызыннан әти-әни дигән сүз ишетәсең килсә, ир бала тудырып, үстер. Ә инде язмыш кызлар белән бүләкләсә, тагын да ныграк сөенү урынлы. Чөнки һәр кыз бала киләчәктә иренең ышанычы, төшкән нигезенең нәсел дәвамчысы бит ул. Килен төшкән нәселендә эреп, шул нәселнеке була, ә кияү бабай нәселенең дәвамчысы түгел. Ул үз нәселенең ир заты, ул берничек тә кияүгә чыгучы кыз бала түгел. Табигатькә каршы килеп, аның кан хәтеренә язылган, йолага әйләнгән кануннарын бозарга тиеш түгел. Кызның әнисе һәм әтисе, әлбәттә, ихтирамлы һәм хөрмәтле кешеләр, әмма кияү өчен әти-әнисе түгел. Ни хәл итәсең тормыш кануннары шулай. Килен булып төшкәч иренең нәсел хәтерен, бәйләнеш-кармасын үзенең айлыклары белән чистарта баруын белеп борынгыларның, ырудан калу, дигән сүзе дә калган. Хатын-кызның нәсел, ыру сакчысы, иренең ыруының дәвамчысы, балалар анасы булуы, аны ир кешедән аерып тора. Ырудан калу, ягъни климакс вакыты җитү, бала табу вакытының хатын-кыз өчен тәмамлануы ул. Борынгыларыбыз моның барысын белгән, ә без ир бала белән кыз баланың төп тәгаенләнешен аңларга теләмибезме, аңлау сәләтен югалтканбызмы? Кызың үзеңә кадерле булса, кияүгә бирми, үз кырыңда гына тотасың инде. Кызларны өйләндерүгә тиң бит бу сәер күренеш. Тәрбияле, милләтебез йолаларын ихтирам иткән, иманлы гаиләләр, кадерен белгән кияү насыйп итсен кызларыбызга. Ир бала мөстәкыйль ил — үз гаиләсенең җаваплы башлыгы ул, шуңа күрә ир булырга аңа комачауламыйк, акыллы, михербанлы, эшсөяр ир булсын, әби-бабасына әни-әти дип йөргән, үзен килен рәтенә куйган кияү булмасын. Әби-бабай дигән борынгыларыбыздан калган олылау, хөрмәтләү сүзен аның авызыннан чыккан ихтирам итеп кабул итик. Кыйблаларны бутамыйк, тотрыклы гаиләләр, бәхетле ир һәм хатыннар күп булсын. Бабаларыбызның акылын салып таптамыйк. Борынгыларның һәр сүзенә төпле нигез, акыл яшеренгән, сак булыйк, җәмәгать. 

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова- Усманова, РФ, БР Журналистлар союзы әгъзасы.

Читайте нас: