Барлык яңалыклар

Туристларны чакырабыз да ул...

Күңелләрен күрә алырбызмы соң?..

bashinform.ru
bashinform.ru

Башкортстан өлешенә искитмәле бай, гүзәл һәм соклангыч табигать туры килгән. Бездә таулар да, урман-далалар да, күл-елгалар да бар. Кандракүл, Асылыкүл, Яктыкүл, Морадым тарлавыгы, Торатау, Ирәмәл тавы, Шүлгәнташ мәгарәсе – санап бетмәле түгел. Аерым сакланучы территорияләр саны гына 200дән артып китә. Әйтерсең дә, туризм өчен яралган төбәкбез. Шәһәр һәм районнарда тарихи урыннар, сәнгать һәм мәдәният һәйкәлләре дә бик күп. Түрәләр әйтмешли, биредә һәркем күңеленә хуш килгән җәйге, кышкы, сәламәтләндерү һәм экскурсия туризмын сайлый ала.

Әмма, ни кызганыч, чит туристлар түгел, үзебездә яшәүчеләрнең күбесе аларны барып күргәне юк. Бездә, нигәдер, эчке туризм үсеш алмаган, гадәткә кермәгән. Бәлки, барып күреп кайту өчен уңайлы шартлар булмау аяк чаладыр? Чөнки бүген теге яки бу тауга, күлгә барып, сәяхәт итү, ял өчен кунак йортларына урнашу бик кыйммәткә төшә. Шуңа күпләр үз палаткалары белән кыргый туристлар кебек йөреп кайтуга өстенлек бирә. Ләкин бу һәркемнең дә кулыннан килә торган һәм сәламәтлеге мөмкинлек биргән эш түгел.

Туризм бит табигать байлыгына соклану гына түгел. Соклангыч урынга барып җитү өчен транспорты да, яхшы юллары да, юл буенда туклану өчен кафе-кунакханәләре дә булырга тиеш. Ә бездә әле хәтта күп җирләрдә бәдрәф мәсьәләсен хәл итә алмыйлар. Бәдрәфләр булмау – безнең иң зур проблемаларның берседер, мөгаен. Иң кызганычы, булганнарын да пөхтә итеп тотучылар аз. Аннан да бигрәк, кайсыберләрен хәтта ватып-җимереп киткән очраклар да бар. Ә бит республика турында тәэссорат нәкъ әнә шул кечкенә уңайлыклардан башлана. Аеруча чит төбәкләрдән килгән турислар шуларга игътибар итә. Шуңа туристларны җәлеп итү өчен табигать байлыгы гына җитми. Ә сәяхәтне башыннан алып ахырына кадәр оештыра белү дә кирәк.

Икенчедән, бренд дигән нәрсә дә эшләргә тиеш. Моны инде реклама дип кенә аңларга кирәкми. Бу – зур эш, диләр туризм өлкәсе белгечләре. Республиканы таныткан үзенчәлек һәр нәрсәдә – кунакханәләрдә дә, азык-төлектә дә, автобусларда да һәм башкаларда да чагылырга тиеш.

“Туризм тармагына инвестицияләр җәлеп итү буенча активрак эшләргә, яңа туристик объектлар булдырырга, сервисны үстерергә, бер сүз белән әйткәндә, кунакчыллык инфраструктурасын ныгытырга кирәк”, – дигән иде узган елгы Юлламасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Быел республикада эчке туризмны үстерүгә ныклы басым ясамакчылар. Моның өчен хәтта аерым министрлык та булдырылды.

Исегезгә төшерәбез, бездә эшкуарлык һәм туризм буенча һәрберсе үзаллы эшләүче дәүләт комитетлары бар иде. Әмма, күптән түгел аларны берләштереп, яңа министрлык төзелде. “Бу ике өлкә бер-берсе белән янәшә бара. Туризм инфраструктурасын эшкуарлык ярдәмендә үстерергә кирәк, – дип бәян итте Радий Хәбиров. – Әлегә кадәр эшләп килгән ике бәләкәй комитеттан ни файда бар иде? Туризм буенча комитетта 14 кеше эшләде. Бу бит бик аз. Алар нәрсә генә эшли алды? Бернәрсә дә”.

Шуңа, ике өлкәне кушып, зур һәм көчле министрлык төзергә һәм аның белән идарә итүне бер кулга тапшырырга карар иттек, дип аңлатты ул. Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына җитәкче итеп Сибайның элекке мэры Рөстәм Афзалов тәгаенләнде.

Яңа министр туризмны үстерә алырмы, бу эшкә бизнес вәкилләрен җәлеп итү юлларын табармы – анысын вакыт күрсәтер. Әмма бу өлкәдә эшлисе эшләр бик күп.

Быел исә Башкортстан 4 миллион туристны кабул итәргә әзерләнә. Аларга ял итү, сәяхәт өчен мөмкинлекләр тудыра алырбызмы? Шул уйландыра. Ни дисәң дә, туристлар бездә күбрәк акча калдырсын өчен сервис та шул дәрәҗәдә булырга тиеш. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: