Барлык яңалыклар

Русия әләмен үзгәртмәкчеләр

Сез ничек уйлыйсыз: илнең бүгенге дәүләт флагын үзгәртергә кирәкме?

versia.ru
versia.ru

Кырымнан Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет Русиянең бүгенге дәүләт әләмен үзгәртергә тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, Җиңү байрагын яңадан кайтырырга кирәк.

“Бүген көнбатыш илләре Җиңү байрагына сугыш игълан итте дияргә була. Аны бар җирдә дә тыялар. Алар бу символдан курка. Чөнки кызыл төс безнең халыкның көчен һәм зур җиңүебезне исләренә төшерә”, – ди парламентарий.

Бөек Ватан сугышы елларында безнең ата-бабалар нәкъ шул байрак астында сугышкан һәм Русия армиясе аның астында “неонацистларга каршы тора алачак”, дип аңлата үз карашын Шеремет.

“Әлбәттә, мин Русиянең өч төсле флагы белән горурланам. Ләкин бүген Җиңү байрагы безне көчле держава итеп күрсәтә”, – ди депутат.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: