Барлык яңалыклар

“Кабинеттан куып чыгардылар...”

Табибларның да була төрлесе, әмма Гиппократ антын барысы да хәтерлиме?

“Кабинеттан куып чыгардылар...”
“Кабинеттан куып чыгардылар...”

Танышым район дәваханәсендә эшләүче  табибларның битарафлыгы турында аптырап сөйләде. “Юньләп карамыйлар да хәзер, элекке заманнарда табиблар чирле янында өлтерәп йөрерләр иде”, - ди. Бәлки, ул үзенчә хаклыдыр да. Табибларга зарланучылар күбәйде бит хәзер. Буштан-бушка гына тумыйдыр инде ул сүзләр. Үземнең, шөкер, тазалыгым әйбәт, дәваханәгә юл төшкәне юк. Төшәргә дә язмасын. Мондый зарланулар  нигезле дип уйлыйсызмы?

                               Нәфисә.

       Республика дәваханәләрендә чиратларга,  табибларның  үзвакытында кабул итмәүләренә, дорфалыгына  зарланулар әледән-әле ишетелеп тора. Шушы көннәрдә Күмертау шәһәреннән Гөлнара исемле ханым төбәк башлыгының социаль челтәрләрдәге битендә җан ачысы белән өзгәләнеп язган пост калдырган. Ул, район дәваханәсенә  авыр хәлдә килүенә карамастан,  үзен кабул итмәүләренә зарланган:

“Җан ачысы белән язам! Ачуымның, шаклар катуымның чиге юк. Кинәт кенә ашказаны асты бизе авырта башлады. Аннары – бавыр. Күзләр, тән тиресе сары төскә керде. Район үзәк дәваханәсенә юллама алу өчен ике атна көтәргә кирәк иде. Хәлем көннән-көн, сәгатьләп начарланды. Кулымда барлык анализларым белән карточкам да бар иде. Шуышып дигәндәй гастроэнтеролог кабинетына күтәрелдем. Коридорда башка килүчеләр күренмәде.

      Ышанасызмы, мине кабинеттан куып чыгардылар! Күз яшьләре белән “ашыгыч ярдәм” чакыртуларын сорадым. Миңа: “Юк”, - диделәр. Кабул итү кабинеты шунда гына, әмма юлламасыз карамыйлар, имеш. “Кайда телисез, шунда зарланыгыз”, - диләр. Ә Гиппократ анты?!

     Мин күз яшьләремә буылып, шулай ук шуышып чыгып киттем. Урамда “ашыгыч ярдәм” машинасы туктатып, тезләнгән хәлдә, приемный покойга барып кердем... Мондый кешеләрне табиблар дип атап буламы?”

      Кызганычка каршы, мондый къренешләр булгалап тора. Һәрхәлдә, табиб авыр хәлдәге авыруны кабул итәргә тиешлеге һәркемгә мәгълүм булса да. Бу – аларның бурычы булса да...

Фото: yandex.ru

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: