Барлык яңалыклар

Ябыгам дип бары бер эчемлектән баш тарткан

Шулай да була икән.

Ябыгам дип бары бер эчемлектән баш тарткан
Ябыгам дип бары бер эчемлектән баш тарткан

      Австралиядә 104 килограмм авырлыктагы  хатын операция ясатырга карар иткән. Ләкин моның өчен ябыгырга кирәк була. Озак уйлаганнан соң, ханым баллы газировкадан баш тарткан һәм 50 килограммга ябыгып, авырлыгының  яртысын ташлаган.

      Ике бала әнисе 33 яшьлек Кэти Гурлей сөйләвенчә, ул  көненә ике литрга якын газировка эчә торган булган. Чипсы, шоколад, макарон, пирожкилар аның яраткан ризыгы саналган.  Хатынның авырлыгы 100 килограммнан артып киткәч, ул яшәү рәвешен үзгәртергә булган, диеталарда утыра башлаган, әмма  моның бер нәтиҗәсе дә булмаган. Шул чакта Гурлей хирургка мөрәҗәгать итә һәм   тегесе аңа операция кирәклеген аңлата...

      Менә шулай, бары тик бер эчемлек – баллы газировкадан баш тартып кына да ябыгырга була икән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: