Барлык яңалыклар

Учак ягасы булсаң...

Кагыйдәләрне санга сукмаучыларны штраф көтә.

izvestiaur.ru
izvestiaur.ru

Бурдан кала, уттан калмый, дип юкка гына әйтмиләр. Табигать янгыннарына юл куймау максатында республикада 1 майдан янгынга каршы режим кертелде.

Документка ярашлы, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендә булган җирләрдә, аерым сакланучы табигать территорияләрендә, юллар буенда, елга һәм күлләр ярында, авыл һәм шәһәр биләмәләрендә, бакчачылык ширкәтләрендә, предприятиеләрдә, чүплекләрдә учак ягу, ут таралу куркынычы булган эшләр башкару тыела. Янып китүчән калдыкларны, чүп-чарны, коры үлән-яфракларны махсус урыннарга яисә капчыкларга һәм контейнерларга җыярга кирәк. Бу чорда шәхси участокларда да учаклар ягу вакытлыча тыела. Ә урманда, ылыслы агачлар яки коры үләндә учак ягу түгел, хәтта тәмәке төпчеген дә төшерергә ярамый.

Бу гади генә кагыйдәләрне барыбыз да беләбез кебек. Ләкин аларны инкяр итүчеләр һаман табылып тора. Узган елны хәтерлисездер: бездә 446 урман янгыны чыгып, 15 мең гектарга зыян килде. Бу – соңгы биш елдагы уртача күрсәткечтән биш тапкыр күбрәк.

Әлеге урман янгыннарының төп сәбәбе табигый факторга – коры агачка яисә үләнгә яшен сугуга бәйле, диделәр. Икенче урында – кешеләрнең битарафлыгы. Барлык янгыннарның яртысы диярлек сүндермичә ташланган шырпыдан, тәмәкедән, үлән яндырудан, сыекча шешәләренең кояш нурларында кызуыннан, төзек булмаган машинадан чыккан очкыннан кабынды.

Быел мондый хәлләр кабатланмас дип ышанасы килә. Ә кагыйдәләрне санга сукмаучыларны штраф көтәчәк. Башкортстанда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозучыларга 1 500дән 3000 сумга кадәр штраф карала. Вазифалы кешеләргә – 10000нән 20000 сумга тиклем, юридик шәхесләргә 50000нән 200000 сумга кадәр штраф салына.

Участоклары урманга якын булган намуссыз бакчачыларны дә җәза көтә. Янгынга каршы полоса белән бүленмәгән агачлыклар янында коры-сары һәм башка янучан материллар яккан өчен аерым кешеләргә – 3000-4000 сум, вазифа биләүчеләргә – 15000нән 25000 сумга кадәр, ә юридик шәхесләргә 150000нән алып 250000 сумга тиклем штраф карала.

Әгәр урман янгыны башлануын күрсәгез, аны ком яки туфрак сибеп туктатып карарга тырышыгыз. Кешеләрне ярдәмгә дәшәргә кирәк. Ә инде ут ныклы таралып, аны кул көче белән генә сүндереп булмый икән, бу урыннан тизрәк китегез һәм махсус хезмәтләргә хәбәр итегез, диләр коткаручылар.

Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының диспетчер хезмәте номеры – 7(34-72)18-14-14, урман сагы кол-үзәгенең бердәм бушлай номеры 8(800)100-94-00. Һичьюгы 112 номерын – бердәм ашыгыч хезмәт телефонын җыярга була.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: