Барлык яңалыклар

Халык кая югала?

Кимибез, җәмәгать, азаябыз...

severpost.ru
severpost.ru

Башкортстанда халык саны кимү дәвам итә. Росстатның рәсми мәгълүматлары буенча, республикада халык санының табигый кимүе 1,6 мең кешедән артып киткән. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50 процентка күбрәк дигән сүз.

Үлем күрсәткече буенча Башкортстан идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора. Аның күршеләре – Түбәнге Нижгород һәм Самара өлкәләре.

Ил буенча да саннар шатланырлык түгел. Март нәтиҗәләре буенча,  халыкның табигый кимү күрсәткече 85,5 меңгә җиткән.

Халык саны кимүнең төп ике сәбәбе – балалар аз туу һәм кешеләрнең күпләп үлүе, ди экспертлар.

Бездә март аенда 3,3 мең сабый дөньяга килгән. Ә үлүчеләр саны 4,9 мең кеше булган. Нәтиҗәсен үзегез ясагыз...

 

Әйткәндәй, ил Президенты Владимир Путин 2020 елда Федераль Җыелышка Юлламасы белән мөрәҗәгать иткәндә “Русия демографик капканга батты”, дип әйткән иде. Чөнки бүгенга ата-аналар – узган елның туксанынчы елларында туган балалар. Ә алар сан буенча күп түгел. Шуңа бүгенге яшь гаиләләр күбрәк бала тапсын өчен дәүләттән ярдәм чаралары булырга тиеш дип ассызыклаган иде ил җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: