Барлык яңалыклар

Гаиләләр югала?..

Уйласаң, уелып китәрлек.

medaboutme.ru
medaboutme.ru

Башкортстанда гаиләләр “югала”: ягъни Росстат мәгълүматлары буенча, быел аларның саны азая башлаган.

Мәсәлән, март аенда 1335 яшь пар өйләнешкән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 процентка азрак. Ярый, азрак та булсын, ди. Ләкин башка нәрсә уйга сала: шул ук мартта аерылушылар саны 1445 булган(!). Ягъни гаилә коручыларга караганда аны таркатучылар күбрәк дигән сүз. Ә узган елның мартында аерылышулар 8 процентка азрак булган. Әйткәндәй, быел февральдә дә гаиләләр күп таркалган.

Гомумән, Идел буе төбәкләренең барсында да туйлар үткәрү кимегән. Барыннан да бигрәк Мордовиядә бу сан ике тапкырга диярлек азайган. Аерылышулар күрсәткече биш төбәктә арткан. Бу кире рейтингта беренче урында Ырынбур өлкәсе барса, икенчедә – Башкортстан.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: