Барлык яңалыклар

Бәхет өчен 190 мең сум җитәме?

Бәхет өчен хатын-кызларга күбрәк акча кирәкме, әллә ир-атларгамы?

dilato.ru
dilato.ru

Русия халкына үзен бәхетле итеп тояр өчен аена уртача 190 мең сум кирәк. Һәрхәлдә, SuperJob сервисы үткәргән сораштырулар нәтиҗәсендә шул ачыкланган. 2021 елның ноябрендә үткән сораштыруда бу сан 178 мең сум булган.

Әлеге сораштыруда 20,5 мең кеше катнашкан. Аларның барысы да – эш яшендәгеләр.

Иң зур ихтыяҗ Мәскәү халкында икән. Алар, ай саен 230 мең сум акча килеп торса, бәхет өчен шул җитәр иде, дип исәпли. Икенче урында – Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр: алар өчен 205 мең сум кирәк, ә өченчедә – Дондагы Ростов халкы: 200 мең сум. Иң аз ихтыяҗ Ярославль (158 мең сум), Киров (155 мең сум) һәм Әстерхан (150 мең сум) халкында.

Хатын-кызларга караганда, бәхет өчен ир-атларга акча күбрәк кирәк. Гүзәл затлар аена 166 мең сумга канәгать булса, көчле затларга 216 мең сум кирәк.

Яшь аермасына килгәндә, иң зур ихтыяҗ 35тән 44 яшькә кадәргеләрдә – аена 214 мең сум. Ә акчага иң аз кызыксынучыларның яше 24кә кадәр – аларга аена 146 мең сум җитә.

Уфа халкына исә бәхет өчен аена 177 мең сум кирәк икән. Ә сезгә күпме акча кирәк?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: