Башкортстанда медицина хезмәткәрләре җитмәү мәсьәләсе һәрвакыт булды. Әмма соңгы еллардагы вакыйгаларга бәйле, бу проблема тагын да кискенләшкән.
Бүген республика дәваханәләренең табиблар белән тәэмин ителү күрсәткече – 65,5 процент. Ярдәм күрсәтүчеләр – 57,5 процент, ә урта медицина персоналы 89,3 процентка тәэмин ителгән.
Бу саннарны Дәүләт Җыелышы – Корылтайның 43нче пленар утырышында Башкортстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Михаил Закомалдин әйтте.
Аның сүзләренчә, республикада – 1645 табиб, ә урта медицина персоналында 1541 хезмәткәр җитешми.
Соңгы мәгълүматлар буенча, узган ел ахырында республикада 24 участок дәваханәсе, 196 табиб амбулаториясе һәм 2104 фельдшер-акушер пункты эшләгән.