Аларның карьерада үсү, акча табу өлкәсендә хатын кызларга караганда зуррак уңышларга ирешүләрен дәлилләгән галимнәр.
Ирләрнең бит бала табасы да, декретта утырып, дөнья мәшәкатьләренә дә баш-аяк белән чумасы юк, дияр күпләр. Алай дисәң, бүген Көнбатышта гына түгел, безнең илдә дә күп гүзәл затлар йорт эшләренә элекке заманнардагы кебек артык зур игътибар бирмиләр бит: керне машина юа, ризык әзерләгәндә күпләр ярымфабрикат куллана һ.б.
Ләкин... сере бар икән шул. Инглиз галимнәре сораштырулар үткәргәннән соң шуны ачыклаган: һәр бишенче кеше йокысыз төн үткәрүгә зарлана икән. Һәм шуларның 65 проценттан артыгы – хатын-кызлар. Психологлар бу хәлнең сәбәбен ачыклаганнар. Эш шунда: юрган астына кереп чумуга ук, ирләр тормыш ваклыкларын онытырга сәләтле икән. Ә хатын-кызларның исә йокларга яткач та, хәтта йоклаганда да – башлары тулы уй. Бу табигатьтән шулай бирелә һәм аны үзгәртеп булмый, имеш. Менә шул сәбәпле, алар тиешенчә ял итә алмыйлар. Һәм, әлбәттә, аларның ирләргә караганда эшләү сәләтләре дә түбәнәя,- ди галимнәр.
Фото: rg.ru