Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
27 апрель 2022, 10:50

Кибетләр ничек акча эшли?

Ә сез аяк киеме  алганда тәфсилләп карыйсызмы?

Кибетләр ничек акча эшли?
Кибетләр ничек акча эшли?

        Кибетләрдә товар бәяләренең әледән-әле артып торуына хәзер бик гаҗәпләнмибез инде. Ләкин кайсыбер күренешләр аптырашта гына калдырмый, ачуны да китерә.

       Шушы көннәрдә  Уфада яшәүче бер ир-ат социаль челтәрләрдә “Спортмастер”  кибетендә кроссовкиларга беркетелгән бәяне куптарып каравын һәм, аның астындагы элекке бәяне күреп, шаклар катуы турында бәян иткән.

     “Кроссовкилар кибет киштәсендә сатылмыйча ярты ел торган. Һәм менә кибет аларны ни өчендер  кыйбатрак хакка сатарга ниятләгән. Консультант әйтүенчә, бу аяк киеме – үткән елгы коллекциядән, аларны күптән инде җитештермиләр һәм әле кибеттә соңгы размерларын саталар икән. Клиентлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре  кибет җитәкчелегенең  бәяләрне барлык товарларга да күтәрергә карар итүе турында аңлатты. Миндә сорау туды: ни өчен әллә кайчан җитештерелгән кроссовкиларның хакын әле арттырып куйганнар? Аяк киеме алганда игътибарлы булыгыз, яңа бәя астындагы искесен карарга онытмагыз”, - дип язган ул.

      Уфалы шунда ук  аны гаҗәпкә калдырган кроссивкиларның элекке һәм хәзерге бәяләрен дә фотога төшереп алган. Алардан күренүенчә, үткән елның 23 сентябрендә бу аяк киеменең үз хакы 5999 сум булган, 50% ташлама белән  2999 сумга сатуга куйганнар. Әле исә яңа бәядә – үз хакы, янәсе, 7799 сум, 50 % ташлама белән 3899 сум.  Менә сиңа, мә!

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: