Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
27 апрель 2022, 13:46

Финанс пирамида оештыручыларга җәза катгыйланырмы?

Бүген бик күпләр бу тозакка эләгә...

argumenti.ru
argumenti.ru

Бүген, 27 апрельдә, Константин Толкачев Санкт-Петербургта ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссия утырышы үткәрде. Очрашуда катнашучылар финанс пирамидалар белән көрәш мәсьәләсен дә күтәрде.

Республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, мошенниклык схемаларын оештыручыларга карата җәзаны катгыйлатырга кирәк. Мондый җинаятьләр өчен кайсыбер илләрдә үлем җәзасы да каралган, ди ул.

“Финанс пирамидаларга килгәндә, аларны оештыручыларга җәзаны катгыйлатуны карарга кирәк. Бүген, мәсәлән, миллион сумга кадәр штраф билгеләнгән. Иректән мәхрүм итү срогы да зур түгел – күп дигәндә алты ел. Ә аларның гамәлләре нәтиҗәсендә искитмәле зур зыян килә”, – диде парламент рәисе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: