Башкорт токымлы атларны саклар өчен Урал аръягы елкычыларын берләштерү оештырылды. Ат көтүләре хуҗалары янә Баймакта очрашты, диләр Баймак телевидениесендә.
Очрашу нәрсәгә багышланган икәнен “Ирәндек” хәйрия фонды җитәкчесе Айнур Ишмөхәммәтов сөйләде:
-Нәсел исәбен алып бару, башкорт токымлы атларны үзәкләштерү, инвентаризация үткәрү, башкорт токымлы атларны сайлап алу критерийларын билгеләү мәсьәләләре тора. Аның кыйммәтен күтәрү дә мөһим. Бу атлар ит бәясенә түгел, ә 2-3, хәтта 10 тапкырга кыйммәтрәккә сатылырга тиеш. Шулай ук атларны басу-кырларга кертмәү һәм юлларга чыгармау мәсьәләләре хәл ителә.
Чыганак: mgazeta.com