Уйланырга урын бар
23 апрель 2022, 08:19

Көрәк, тырма сораучылар күбәйгән

Орлык сатып алучылар да ике тапкырга арткан.

Бүгенге хәл бакчаларга булган карашны үзгәртә. Югыйсә соңгы елларда шәһәр янындагы кишәрлеккә күпләр ял урыны итеп кенә карый башлаган иде. Ә инде яшелчә-җимеш хаклары кинәт артып, кесәгә суга башлагач, шәһәр халкы да ташландык бакчаларын искә төшерде.

Төшермәслекме ни? Башкортстанстат мәгълүматлары буенча, мартта помидор, кызыл чөгендер, кәбестә, суган хаклары 28,2дән 62,4 процентка кадәр кыйммәтләнгән. Алма һәм груша 12дән 34 процентка кадәр арткан.

Әлбәттә, язын яшелчә-җимеш бәяләре ел да арта, ләкин әлеге кебек тешләшми иделәр. Шуңа быел Башкортстанда бакча “бумы” булыр дип фаразлана. Чөнки халык мәш килеп инде күптән бакча сезонына әзерләнә. Сәүдә нокталарыннан әйтүләренчә, быел ил халкы мартта ук бакча өчен кирәк-ярак сатып ала башлаган һәм аларга ихтыяҗ, былтыргы белән чагыштырганда, 218 процентка арткан. Бакча техникасына сорау 267 процентка үскән. Аерым тукталганда, көрәк сатып алучылар – 377 процентка, тырма сораучылар 726 процент күбрәк булган. Шулай ук газон чапкыч – 622 процентка, бензопычкы сату 175 процентка арткан. Орлыкка ихтыяҗ 242 процентка күбәйгән. Барыннан да бигрәк ил халкын помидор, кыяр һәм яшел тәмләткечләр кызыксындыра икән. Ашлама сораучылар да күбәйгән.

Хәер, бакчачылыкка кызыксыну пандемия чорында ук башланган иде, ди Дәүләт Думасының табигать ресурслары, милек һәм җир мөнәсәбәтләре буенча комитеты  рәисе Николай Николаев.

“Бүгенге икътисади шартлар билгесезлек хисе тудыра. Шуңа бәйле халык аңында тарихи хәтер уяна, ә ул шәхси җирең яки бакчаң булу бик тә мөһим икәнлеген искә төшерә. Икътисадта глобаль үзгәрешләр күзәтелгән чорда кешеләрне җир коткарган, ышаныч биргән. 1990нчы елларда да, 1980нче елларда да шулай булды. Әле дә шулай булачак”, – дип фикер йөртә сәясәтче. Соңгы вакытта бакча участоклары сатып алуга сорау арту да әлеге сүзләрне дәлилли.

***

Авыл кешесенең җирдән аерылганы юк инде ул. Хәленнән килгәнчә ел саен чәчәргә, тәрбияләргә тырыша. Шулай да быел авылда гына түгел, шәһәр бакчаларында да бәләкәйләнгән түтәлләр зураер, ташланган кишәрлекләргә җан керер, мөгаен.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас