Уйланырга урын бар
23 апрель 2022, 04:54

Бакча эшенә тотындыгызмы әле?

Быел бакча үстерү үтә дә отышлы булачак, диләр. 

sadskrab.rusadskrab.ru
sadskrab.ru

Быелгы җәйдә иң отышлы урын бакча булыр, мөгаен. Азык-төлеккә хаклар тешләшкән заманда иң яхшысы – үзең үстереп ашау. Аннары, дөнья тынгысыз булганда, ял итәм дип, җиде диңгез аръягына йөргәнче, отпускыңны бакчада үткәрү хәерле. Акчаң да янга кала, күңелең дә тыныч, өстәвенә, кышкылыкка запас та туплыйсың...

Тарихка күз салсак, икътисадны какшатучы хәлләр әледән-әле булып торган. Шул вакытта күпләрне җир коткарган. Бер кишәрлек җире булган кеше үз тамагын үзе туйдыра алган, дигәндәй. Уңыш артып калса, аны я калганнарга тараткан, я сатуга чыгарган.

Без бәләкәй чакларда авылларда күпләр бакча-бакча бәрәңге үстереп, көзен аны сатып, бераз табыш ала иде. Тора-бара бәрәңге җыючылар азайды, ә базарга илтеп сату чыгымлыга әйләнде. Чөнки һәркемгә мәгълүм – базарның үз кануннары: теләгән һәркем барып, анда иркенләп сату итә алмый. Өстәвенә, урам буенда сәүдә иткән өчен штрафлар да уйлап таптылар.

Урам буенда сату итәргә чыгып утырган әби-бабйлар һәр шәһәр һәм районда бардыр. Кемдер яшелчә-җимеш белән сәүдә итсә, икенчеләре кайнатмалар әзерләп, тозланган-консервланган азык-төлек сатуны өстен күрә. Иң куркканнары – урамда саткан өчен штраф кына салмасыннар...

Ниһаять, бу уңайдан яхшы хәбәр килеп иреште: бакчачыларга йөз белән борылдылар. Хәтта үткән атнада республикада бакчачыларның беренче форумы оештырылды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәр һәм район хакимиятләре җитәкчеләренә бакчачылар үзләренең участокларында үстергән продукцияне сата алсын өчен вакытлыча сату урыннары булдырырга кушты.

 “Үз куллары белән үстергәнне сатучы әбиләрне куарга түгел, киресенчә, аларга шартлар тудырырга, сәүдә урыннары булдырырга кирәк. Кешеләр дә  алар үстергән яшел тәмләткечләрне, кыярларны, шул ук бер стакан крыжовникны сатып алсыннар иде. Бүгенге катлаулы заманда өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Алар өчен һәр сум зур әһәмияткә ия”, – диде Радий Фәрит улы.

Әйткәндәй, ул моңа кадәр үк Башкортстан икътисадына ярдәм күрсәтү һәм аның тотрыклылыгын тәэмин итү буенча көрчеккә каршы штаб утырышында хакимиятләр башлыкларына урам сәүдәсе өчен шартлар булдырырга кушкан иде.

Дәүләт Думасы депутаты, “Русия бакчачылары берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы рәисе Олег Валенчук федераль дәрәҗәдә дә шундый ук ярдәм чаралары карала, диде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас