Уйланырга урын бар
15 апрель 2022, 05:22

Алучысы булганда бирүчесе табыла

Әллә бирүчесе булганга алучысы бармы?..

kuzbass-today.rukuzbass-today.ru
kuzbass-today.ru

Бүген Русия икътисадына, бер яктан Көнбатыш санкцияләре аяк чалса, икенче яктан, әлеге хәлләр аркасында илдә ришвәтчелек дәрәҗәсе коточкыч нык үсәргә мөмкин. Һәрхәлдә, Конституция һәм Югары судларында хөкүмәттән тулы вәкаләтле вәкил Михаил Барщевский шундый фикердә. Аның әйтүенчә, яңа икътисади чикләүләр кертелгән вакытта дәүләт властьны үз кулында ныграк тотачак. Ләкин ришвәтчелеккә контрольне көчәйтүнең дә һәм хәтта җәзаларны катгыйлатуның да йогынтысы аз булачак дип исәпли ул. Чөнки билгеле булуынча, дәүләт көчлерәк булган саен, аның власте күбрәк булган саен ришвәтчелек дәрәҗәсе дә югарырак.

“Бүген бездә, бер яктан, көнбатыш санкцияләре. Алар власть вертикален ныгытырга, тиз карарлар кабул итәргә мәҗбүрили. Ә мондый чакта кайсыбердә процедураларның үтәлеше тиешенчә башкарылмый.

Икенче яктан, президент күрсәтмәсенә ярашлы, хөкүмәт тикшерү һәм контроль чараларын шактый киметә. Андый чакта түрәләрнең вәкаләтләре арта, ә бу ришвәтчелекне күбәйтә. Мәсәлән, теге яки бу тармакка ярдәм итү өчен дәүләт бүген искитмәле зур акчалар бүлә. Ә кулына миллиардлар килеп кергән кешедә оныкларының гына түгел, ә аларның балаларының да язмышы турында уйлый башлау теләге туа.

Кытайда мондый җинаятьләр өчен мәйданнарда атып үтергәннәр, әмма ул ришвәтчелек дәрәҗәсенә тәэсир итмәгән. Ә менә төрле иҗтимагый институтлар төзү, сәяси көндәшлек, киресенчә, җинаятьләр саны кимүгә китерә”, – ди Барщевский.

“Атып үтерүләргә кадәр барып җитмәс”

Икътисадның югары мәктәбе профессоры Леонид Поляков бу сүзләргә карата: “Атып үтерүләргә кадәр барып җитмәс, ләкин мондый кырын эшләр өчен яңа җәза төрләре булыр, мөгаен”, – ди.

Аның әйтүенчә, санкцияләр басымы астында эшләгәндә теләсә нинди ришвәтчелек схемаларына һәм бюджет акчаларын урлауга карата каты контроль булачак.

Барщевскийның фикере белән килешмәүчеләр шактый. Мәсәлән, Ришвәтчелеккә каршы милли комитет рәисе Кирилл Кабанов яңа санкцияләр аркасында илдә ришвәтчелекнең кинәт үсә башлавы – икеле, ди. Чөнки мондый шартларда дәүләт кырын эшләрне катырак контрольдә тотачак һәм тизрәк җәза бирәчәк.

“Чит илләргә акча чыгару юллары ябылу белән манипуляцияләр өчен вариантлар азайды. Чөнки Русия эчендә акчаларны яшерү шактый авыр. Шуңа бүген тарих үзгәрә: бюджет акчаларын урлаулар азаячак”, – дип аңлата ул.

Стратегик коммуникацияләр үзәге президенты Дмитрий Абзалов та санкцияләр шартларында дәүләт ришвәтчелек белән ачыктан-ачык көрәшә башлаячак, дип исәпли. Әмма аның нәтиҗәләре тиз генә күзгә ташланмас, мөгаен, ди ул.

“Азык-төлеккә хаклар үсү, эшсезлек кебек күренешләр арта барганда федераль үзәк ришвәтчелеккә каршы көрәшкә ныклап тотыначак. Шулай да җәйгә кадәр эре җинаять эшләре булмастыр әле”, – ди ул.

Ботагымы, тамырымы?

Кайсы экспертларның фаразы дөрес булуын вакыт күрсәтер. Шулай да бүген илдә ришвәтчелек проблемасы кискен тора һәм моны беркем дә инкяр итә алмый. Әмма аның белән ничек көрәшергә?

Бу уңайдан ил җитәкчесенең матбугат сәркатибе Дмитрий Песков 2022 елда ришвәтчелекне җиңү юлларының берсен әйтте. “Ришвәт алмасыннар өчен аны бирмәскә кирәк”, – диде ул.

Ришвәтчелеккә каршы сәясәт буенча төбәкара иҗтимагый оешма рәисе Дмитрий Вербицкий исә: “Ришвәтчелекне әле беркем дә һәм беркайда да тулысынча җиңә алганы юк. Ә менә ришвәтчелек дәрәҗәсен киметергә мөмкин, – дигән фикердә. – Моның өчен дәүләтнең анык сәясәте булырга тиеш. “Юллардагы кагыйдә бозуларны видеокамералар азайтты. Ришвәтчелек белән көрәштә дә ниндер алымнар булса, яхшы булыр иде”.

Хәер, алар инде барлыкка килә башлады, диде ул. Мәсәлән, күпфункцияле үзәкләр ачылу. Хәзер кешеләр, теге яки бу документ кирәк булса, үзәктә заявка калдыра да тиешле вакытка барып ала. Ә элек – төрле ведомстволар бусагасын таптарга туры килгәндә – кайсыбер белешмәне тизрәк алу өчен акча төртүчеләр дә булды.

Аннары, ришвәтчелек белән көрәшне тулысынча хокук саклау органнарына гына йөкләргә ярамый, ди эксперт. Чөнки хокук саклау һәм суд системасында эшләүчеләрнең кайсыберләре үзләре дә ришвәт алудан баш тартмый.

Икенче яктан, ди Вербицкий, без прокуратура отчетларында җинаятьләрнең нәтиҗәләрен генә күрәбез. Нәтиҗәсе булу да яхшы. Ә безгә аның сәбәпләре белән көрәшергә кирәк.

“Шуңа дәүләт ришвәтчеләргә җәза биреп кенә калмаска, ә иң мөһиме – “кулга бирүләрне” булдырмаска тиеш. Югыйсә, бу ботакларны гына кисү булачак, ә тамыры калачак”, – ди эксперт.

Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин да Федераль җыелышка юлламаларында һәрчак ришвәтчелек белән тамырыннан көрәшергә чакыра.

***

Сүзләре белән килешми булмый. Ләкин безнең илдә күп проблема сүздә генә торып кала. Шунысы кызганыч...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас