Уйланырга урын бар
13 Апреля 2022, 07:30

Өй ашлары ашап, 70 килограммга ябыккан

Фаст-фудка кызыгырга да түгел.

Өй ашлары  ашап, 70 килограммга ябыкканӨй ашлары  ашап, 70 килограммга ябыккан
Өй ашлары ашап, 70 килограммга ябыккан

Бөекбританиядә яшәүче 32 яшьлек Хейли Паттисон өй ризыклары ашап,  70 килограммга ябыккан.  Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.

Паттисон сүзләренә караганда,   ул фаст-фуд яраткан һәм  көненә 3 мең килокалорийлык ашый торган булган:  иртән  - сэндвичлар, беконнар,  төшке ашка бекон  белән тавык, чипсы, сосиска һәм Coca Cola...

Ябыгу өчен Паттисон тәүлегенә 1500 килокалориялек кенә ашый башлаган.  Ашавын  чикләгән,  ризыкны үзе әзерли башлаган,  спорт белән шөгыльләнә, йөгерә һәм җәяү йөри башлаган. Хәзер ул  иртәнге ашка  протеинлы батончик һәм кофе, төшке ашка — балыклы  бутерброд, сырлы тостлар һәм алма ашый, ә кичке ашка паста ясый.

«Минем  хәзер элеккеге кебек тыным кысылмый,  энергия күбәйде,  төннәрен яхшырак йоклыйм. Элек  мигрень һәм баш авыруларыннан бик нык җәфа чигә идем,  хәзер алар мине алай ук борчымый», — ди  ул.

Фото: Lenta.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас