Уйланырга урын бар
13 апрель 2022, 05:15

Сират күпере

Кушманак – Таңатар юлын борайлылар шуңа тиңли.

Сират күпереСират күпере
Сират күпере

“Бу “Өмет”челәр  Борай якларына ешладылар әле дип уйлый торгандыр гәзитебезне игътибар белән укып баручы дусларыбыз. Сүз дә юк, Борай һәм “Өмет” арасындагы дуслыгыбыз белән чын-чынлап горурланабыз. Соңгы баруыбызда районның уңган почтальоннары белән очрашсак, бу юлы безне бу якларга   райондашларның аһ-зары – җан  әрнүе белән язылган  хат юлга чакырды. Иң башта аның эчтәлегенә күз салыйк әле:

     Исәнмесез, “Өмет”челәр! Сезгә бик күп сәламнәр белән Борай районы Сәетбай авылыннан Венера Мәүлитҗан кызы Хаҗиева яза. Мин – Шаран кызы. Шушы авылга 30 ел элек килен булып төштем. Тормыш иптәшем Илһам – авыл старостасы. Сәетбай борынгы авыллардан санала. Унсигезенче гасырларда ук нигез салынган авыл бүген дә авырлыкларга бирешми яши. Хөкүмәтебез тарафыннан уйланылган программаларга кереп, халык тарафыннан бик күп эшләр эшләнде – 2019 елда “Иң матур урам” конкурсында җиңеп, шул урамның утларын яңарттык. Сәетбай зиратының коймалары яңартылды. Өлешләтә халыктан акча җыярга кирәк булгач, бу изге эшкә еракта яшәүче авылдашлар да кушылгач, тиз тәмамладык. Авыл тормышына битараф булмаган авылдашларга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт!

     Бу хатны язуымның сәбәбе – “Өмет” гәзите редакциясеннән ярдәм сорау. Авылдагы эшләрне халык күмәк көч белән үзе башкарып килә ул. Ләкин безне халыкның үзенең генә хәл итәргә көче җитмәгән бер проблема борчый. Ул да булса – юлларның  начар булуы. Бер сүз белән әйткәндә, “сират күпере” күрәсегез килсә, безнең якларга килегез – язлы-көзле айларда Кушманак-Таңатар юлы ерып чыккысыз.

   Борай-Чалкак, Борай-Таңатар юлларын кем ремонтларга тиеш соң? Ни өчен безнең юлларга шулкадәр битараф караш? Алла каргаган микәнни бу якны? Борай районының без  яшәгән бу ягында 4 авыл биләмәсе урнашкан. Язлы-көзле, яңгырлы җәй айларында район үзәгенә юл өзелә. Халык ел да юллар торышына зарланып, республика җитәкчелегенә  хат яза, әмма ул хатлар кире районыбызга әйләнеп кайта да, хәлләр бер үзгәрешсез кала бирә...

      Бу юлларның аяныч хәле соңгы берничә елда гына шулай булмаган. Кайчандыр күтәрелгән юл, кырылып, җәелеп, басу белән тигезләшеп бара. Кар эри башлау белән юл аркылы чыкмалы түгел. БТРда барган кебек, тәрәзәләрне төшереп, “йөзеп” чыгабыз. Юллар начар булу сәбәпле, апрель башында маршрут автобусы йөрүдән туктый.  Бөтен кешедә дә машина юк бит, шуңа да кешеләр такси чакыртырга мәҗбүр. Такси хакы былтыр 600 сум иде, быел күпмедер...

        Күпләр район үзәгенә шулай интегеп эшкә йөри. Атна саен кайткан студент балалар да ничек китәргә белми. Язлы-көзле алар туган авылларына кайтмый торырга мәҗбүр. Район вәкилләре катнашлыгында үткән җыелышларда юл торышына күпме генә зарлансак та, безне ишетүче юк. Җитәкчеләрнең җавабы бер – акча юк. Яшьләрне авылда калырга өндиләр. Юллар шундый хәлдә булгач, алар каламыни инде?

                 Зур хөрмәт белән,  Венера Хаҗиева.

       Шулай итеп, без Борайга юлландык. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гимер Хаҗетдин улы Нуретдинов белән күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашып, килү сәбәбебезне аңлатуга бүлмә ишеген тагын кактылар – ул район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары Линар Дамир улы Вәлиев булып чыкты. Гимер Хаҗетдин улы Винера ханымның әрнеп язган хаты белән танышканнан соң, түбәндәгеләрне аңлатты:

  • Хатта язылган проблема белән яхшы танышбыз. Ул юлның озынлыгы 30 чакрым тирәсе булыр. Бер тапкыр да ремонт күрмәгән, дигән сүзләр белән бик килешеп тә бетмим. Кушманактан Чалкакка кадәр юл ремонтланды ул – Нефтекамадан “Орланнефть” нефтьчеләре булышты. Бу эшләрдә тулы бер бригада, утыз КамАЗ катнашты. Кушманак-Таңатар юлы – тулысы белән республика  юл хуҗалыгы идарәсе балансында.   Без бу юлга бер тиен дә акча салырга тиеш түгелбез. Сала да алмыйбыз. Райондашлардан юл начарлыгына зарланулар күбрәк булса, бәлки, бу боз да урыныннан кузгалыр иде. Юл мәсьәләләрен хәл итеп киләбез дә соң, ләкин барысы да безнең кулдан килми. Моны да аңларга кирәк.

    Әңгәмәгә район хакимияте башлыгының төзелеш эшләре  буенча урынбасары Линар Вәлиев кушылды:

  • Райондагы һәрбер юлны, аларның ничә чакрым булуын, торышын яхшы беләм. Иң баштан ук шуны әйтим – әгәр юл район балансында булса, без аны карап тотар идек. Безнең юллар өч категориягә бүленә бит: төбәк автомобиль юллары, Борай-Балтач-Куяды һәм  Уфа-Бөре юллары.  Болардан тыш, муниципальара автомобиль юллары да бар. 2020 елда республика юл хуҗалыгы идарәсе балансында  дүрт юл тора иде: Уфа-Яңавыл-Алдар-Мамады,  Әҗәк,   Алтай һәм Иске Бикмәт авылына илтүче юллар. Халык ягыннан зарланулар күп булгач, без, үз өстебезгә зур җаваплылык алып, бу юлларның дүртесен дә район балансына алырга булдык. Әгәр аларны әлегә кадәр республика финансласа, 2020 елдан үз карамагыбызга алдык. Республика юллары күп,  мондый вак авылларга ремонт килеп җитә алмас иде. Проблемалы дип тагын Кузбай, Алтай юлларын әйтә алам.  Алар – безнең авырткан урын, ныклы игътибар таләп итә торган участоклар.  Чалкакка илтүче юлны да үз балансыбызга алдык. Анда да юл нык проблемалы иде.

                           Кемнеке син, юл?

   “Хатта язылган Борай-Таңатар-Сәеткөрҗә автомобиль юлы  республиканың юл хуҗалыгы идарәсенә карый”, - дип Гимер Хаҗетдиновичның сүзләрен җөпләде Линар Дамирович та. – Бер сүз белән әйткәндә, ул  - республика балансында. Аны без үзебезнең баланска ала алмыйбыз. Чөнки бүгенге көндә аны карарлык акча юк.  Анда юл озын,  ремонтлар өчен ким дигәндә 4 млрд. сум акча кирәк. Кушманак-Таңатар арасы утыз чакрым тирәсе булыр...”

  • Бу проблеманы берничек тә хәл итеп булмыймыни соң, Линар Дамирович?
  • Райондашлардан юлсызлыкка зарланып язылган хатлар, мөрәҗәгатьләр килеп тора, “юл сезнеке, чарасын күрегез!” дип, ул мөрәҗәгатьләрне көне-сәгате белән Уфага тиешле ведомствога җибәрәбез. Тик: “Алдагы елларда финанслау каралмаган” дигән җаваплар гына килә. Ә үзебезнең баланстагы юлларның торышы болай әйбәт.

      Гимер Хаҗетдин улы аңлатуынча, Кушманак-Таңатар юллары бөтенләй дә ремонт күрмәгән юллар түгел. 2007 елда районда эшләүче нефтьчеләр ярдәме  белән ремонт эшләнгән булган. Аңардан соң тагын бер тапкыр карап чыкканнар. “Кайчандыр бәләкәй машиналар йөрер өчен  генә салынган юллар бит алар, - ди ул. -  Хәзер ул юллардан куәтле техника йөри. Юл нигезе аларның авырлыгына исәпләнмәгән, шуңа да изелә, эштән чыга. Иң авыр чор – язгы-көзге айлар. Җитмәсә, юл җәелгән. Анда дүрт полосалы  юл салырга була бит. Ә кышын  ялтырап ята, чистартып торалар. Башка урау юл юк. Кушманак-Таңатар юлының иң начар участогы -  Колай белән Каенлык арасы. Анда - сазлыграк участок”.

     “Үле юллар” инде  алар. Район балансында булмагач, без ул юлларга район бюджетыннан бер тиен дә сала алмыйбыз, - диде Линар Дамирович, авыр сулап. – Юл салу ул кадәр катлаулы эш түгел, финанслау булса, бер елда рәхәтләнеп эшләп куеп була: башта юлның нигезе салына, аннары ПГС – елга гравие дибез – аннары комташ һәм иң өскә асфальт. Комташ кына да түшәп  булыр иде, ләкин ул 1-2 елга гына җитәчәк. Аннары юл тагын эштән чыгачак”.

                                “Ничек үтәрбез?!”

     Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, диләр. Хатта язылган юлны үз күзебез белән күрик дип,  Таңатарга карап юл тоттык. Юк, редакциябез машинасында түгел. Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Мансур улы Фазлыев һәм аның водителе Булат абый Гаделшин безгә биләмә машинасы “Нива”га күчеп утырырга тәкъдим иттеләр. Бара-бара аңладык – ул  юлдан редакция машинасы белән үтеп булмасы көн кебек ачык иде.

     Әзме-күпме яхшырак, юлның  асфальтрак  булган өлеше  бетте. Күз алдыбызда җәйрәп яткан коточкыч юлсызлыкны күреп, туктап калдык. Баштан “Ничек үтәрбез?!”  дигән уй сызылып үтте. Кузгалдык...

      Озак еллар водитель булып эшләүче  Булат абыйның осталыгы белән генә без ул юлны ерып чыга алдык дисәм, һич ялгышмам. Язгы судан, ныклы нигезе булмаудан эштән чыккан юл, баткак, колея, мәте  машинабызны, язгы ташкынга эләккән йомычкадай,  уңнан сулга, сулдан уңга уйнатты. Тәгәрмәч астыннан тирә-якка мәте яңгыры сибелде. Юлның кайсыбер аеруча куркыныч урыннарында “менә чыгып очабыз, менә...” дигән шомлы уйлар да кергәләде. Бер машина каршыга килгәндә, икенчесе туктап, аны үткәреп җибәрә. Чөнки колея бер, анда ике машина сыеша алмый. Без дә шулай иттек.

     Сазлыкка әйләнгән бу юлларда үткенчене “күрмәмешкә салышып” үтеп китү гадәте юк – водительләр кеше хәлен аңлап, һәрвакыт пассажирны  утыртырга  тырыша. Безнең Булат абыебыз да – кешелекле җан.  Юл читеннән атлаучы, итекләренә ат башыдай мәте ябышкан егетне куып җиткәч, туктап, аны да үзебез белән алдык. Таңатар авылына кайтучы егет үзен  Булат  дип таныштырды. “Адааааш”, - дип куйды водителебез. Егет вахта  белән эшли икән.

  • Нефтекамада дүрт ел буе укыганда да шушы юлсызлыктан йөрдек, - диде ул безгә.
  • Ә утыртучы булмаса?
  • Караңгы төшкәнче, бүреләр йөри башлаганчы кайтып җитәргә дип җәяүләп җилдерергә кала инде, – дип моңсу гына елмайды ул. - Таңатардан соң Сәеткөрҗә,  Ает юллары да мактанырлык түгел, бәлки, тагын да начаррактыр әле...

       Шулай итеп, без Чалкак, Каенлык авыл биләмәләрен үтеп,  Таңатар авылы башына килеп җиттек. Булат та рәхмәтләрен әйтеп, туган йортына ашыкты. Авыл биләмәсе башлыгы Алсу Әниф кызы Төхвәтуллина һәм авылдашлар аңлатуынча, бу юллардан зур-зур “Магнит” машиналары, фуралар үтә. Аларның юлны изеп, эштән чыгаруын әйтеп торырга кирәкме икән?  Быел, җитмәсә, авыр йөк машиналарының хәрәкәтен дә чикләмәделәр.  Бу да – зур минус. 

  • Бу юллар һәрвакыт диярлек шундый хәлдә булды,  хәтта  тагын да начаррак чаклары булды әле, - диләр авылдашлар. – Без Кушманак-Таңатар юлының республикага караганын да, аны ремонтлар өчен миллион сумнар кирәклеген дә аңлап торабыз. Ләкин! Ул юлны чакрымлап-чакрымлап, өлешләп-өлешләп эшләргә була бит?!

         Менә шундый хәлләр, шундый юллар. Бу проблеманың әле аеруча кискенләшкән чагы, аны кичекмәстән хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Иң аянычы – Кушманак-Таңатар юлын ремонтлау эшләренең якын киләчәктә планга да салынмавы. Республика юл хуҗалыгы идарәсе борайлыларның зарлануларына күпме генә күз йомса да, проблема  үзеннән-үзе юкка чыкмаячак. Аны хәл итү – республика карамагында.

       Ә бит Борайда бик күп күркәм эшләр эшләнгән, әле дә эшләнә.  Мәсәлән, үткән елда “Восточный” һәм “Прибрежный” микрорайоннарын эшләгәннәр. Проект буенча анда юллар, тротуарлар каралган, һәрбер өйгә кадәр илтүче килү юллар асфальтланган. Үткән ел “Восточный” микрорайонын  газ һәм су белән тулысынча тәэмин иткәннәр.  “Прибрежный”да да шушы ук эшләр башкарылган. Борайларның эшләре уң булуын, безне юлга чакырган проблеманың уңай хәл ителүен теләп калабыз.

                                                            Руфина Таҗиева.

                                                          Уфа-Борай-Уфа.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас