

Бүген, 12 апрельдә, Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров Уфада үткән Экология форумында “Төбәк экологиясе. Тармакның үсеш тенденциясе” утырышында чыгыш ясады.
Аның әйтүенчә, экология юнәлешендә хөкүмәтнең төп бурычы – тормыш өчен уңайлы төбәк төзү.
“Әмма бу бурычны үтәү өчен медальнең ике ягын да уйларга кирәк, – диде ул. – Бер яктан, уңайлы төбәк өчен җитештерү тармагы һәм эш урыннары булдыру мөһим. Икенче яктан, саф һава һәм уңдырышлы җир булырга тиеш. Бурычны тормышка ашыру өчен республикада барысы да бар: табигать ресурсларына бай территория, кадрлар, җитештерү...”
Ә менә алар арасында балансны ничек сакларга? Бу хакта түбәндәге сылтама аша: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=55649