

Адәм баласының фантазиясенә исләр китәрлек! Нәрсә генә уйлап тапмыйлар. Мәсәлән, Уфа кибетләренең берсендә эшләүче хезмәткәр шундый хәйләкәр схема уйлап тапкан, шуның аркасында берничә ай эчендә 730 мең сумга баеган да куйган. Ләкин аның баюын нигезсез дип тапканнар һәм мошенниклыкта гаепләгәннәр.
Нишләгән соң ул? Ир челтәрле кибеттә администратор булып эшләгән. Һәм, күрәсең, хезмәт хакы белән канәгать булмагандыр. Ләкин аның товарны кире кайтаруны рәсмиләштерә торган программадан файдалану мөмкинлеге булган. Беренче мәртәбә иркәй “79 товарны кире кайтардылар” дип рәсмиләштергән. Аларның бәясе 10 мең сумга баскан.
Беренче рәсмиләштерү уңышлы килеп чыккач, ир туктый алмаган инде. Схемадан даими файдалана-файдалана, дүрт ай эчендә 730 сум акчаны үзләштергән.
Шул урында әкият тәмам. Ирне мошенниклыкта гаепләгәннәр. Ул үз гаебен өлешчә таныган. Мошенникны суд шартлы срокка хөкем иткән.
Фото: news102.ru