Уйланырга урын бар
8 апрель 2022, 07:25

Гаишниклар мәктәп автобусын туктаткан...

Ә водителе нинди хәлдә  булган дип уйлыйсыз?

Гаишниклар мәктәп автобусын туктаткан...Гаишниклар мәктәп автобусын туктаткан...
Гаишниклар мәктәп автобусын туктаткан...

Башкортстанның ЮХХДИ хезмәткәрләре Мәсәгуть авылы янында мәктәп автобусын туктаткач, бик гаҗәпләнгәннәр.

Беренче минутларда ук водительнең салмыш булуы сизелеп торган – авызыннан алкоголь исе, кем әйтмешли, борхып торган.  Махсус прибор белән тикшереп карый торгач, бер литр һавага 0,946 мл булуы ачыкланган. Бу рөхсәт ителгән чиктән өч тапкырга күбрәк!  Ә автобус салонында  мәктәпкә баручы  22  бала утырган. Бу сабыйларны Ходай саклагандыр инде.

Водительгә карата административ хокук бозу турында протокол төзегәннәр.

Фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас