

Башкортстанда кайсыбер түрәләрне үз вазыйфаларын суд аша башкарырга мәҗбүр итәргә туры килгән.
Октябрьский шәһәрендә яшәүче бер ир, инвалид буларак, кирәкле дарулар ала алмавы турында прокуратурага зарланды. Эш шунда, ир Бехтерев авыруыннан җәфа чигә икән һәм ай саен махсус медикаментлар куллануга мохтаҗ.
Тик узган ел дәвамында ул тиешле 12 кап даруның сигезен генә ала алган. Прокуратура, пациентны тулы күләмдә дарулар белән тәэмин итәргә мәҗбүр итү өчен, судка дәгъва юллаган. Суд таләпне тулысынча канәгатьләндергән.
Фото: news102.ru