

Соңгы айларда гражданнардан штрафларны икешәр тапкыр түләтү очраклары күбәйгән. Шундый хәлгә тарыган уфалылар республика башлыгына бу хәлгә борчылулары, суд приставларына шалтыратулары, әмма алардан дорфа җаваптан башка нәрсә ишетмәүләренә зарланганнар.
"2020 елда Дим районы хакимияте тарафыннан машинабызны газонга куйган өчен штраф салдылар. Хат безгә килеп җитмәде, нәтиҗәдә, штрафны түләмәгән өчен эшне Чишмә районының суд приставларына тапшырганнар.
Пристав Данелян банк картама арест салган һәм штраф исәбенә аннан акча алынган. Анысы ярый инде, ләкин үткән атнада картадан тагын акчаны алдылар. Бу хәлне тикшерә башладык. Баксаң, пристав штрафның күптән түләнүен билгеләмәгән һәм штрафны икенчегә түләткән. Приставның үзенә шалтыраткач: “Мин сезгә бер ни дә аңлатырга тиеш түгел!” диде һәм трубканы ташлады”, - дип язган төбәк башлыгы сәхифәсендә Эльмира.
Фото: news102.ru