Уйланырга урын бар
4 апрель 2022, 06:28

Күршең уяу булса...

Күп катлы йортларда шулай шул, килешәсезме?

viratools.ruviratools.ru
Фото:viratools.ru

Уфада яшәүче яшь ананы подъезддагы розетканы кулланганы өчен суд аша җаваплылыкка тарттырганнар. Бу хәл Революцион урамдагы күп катлы йортта теркәлгән.

“12 февраль көнне кулыма 70 килограммнан артык авырлыктагы машинаны күтәреп һәм балаларны ияртеп тышта йөрергә дип чыктык. Кызганыч, машина никтер кабынмады. Балаларны кире өйгә керттем. Машинаны исә икенче катка кадәр сөйрәп алып мендем дә,  домофон розеткасыннан аны зарядкага куеп алмакчы булдым, кабынмавы аккумуляторы утыру белән бәйледер дип”, – дип сөйли бу хәл турында яшь ана.

Ул балалар машинасын 5 минут дәвамында зарядкада тоткан. Әмма уңышсыз. Шуннан соң  фатирына кереп киткән. Әмма 10 минут үтүгә ишеккә полицейскийлар шалтыраткан.

Баксаң, 5 катта яшәүче күрше хатын яшь ана  законсыз рәвештә  электр энергиясен куллана дип полициягә зарланган. 3 мартта яшь анага протокол төзелгән. Берничә атнадан суд аңа 10 мең күләмдә штраф салган.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас