

Бу сәүдә тармагының максаты нинди?
Auchan компаниясенең генеральный директоры Ив Клод русиядә эшләвен дәвам итәчәген белдерде.
Француз компаниясе җитәкчесе: “Без гади халыкны тәэмин итү белән шөгыльләнәбез”, – диде.
Бу хакта ул Le Journal du Dimanche гәзитенә биргән зур интервьюда белдерде. Ул Украина перзиденты Владимир зеленскийның француз компанияләренә Русиядн китүен таләп итүгә җавап белдер.
«Безнең өчен иң мөһиме хезмәткәрләребезне саклап калу һәм ике ил халкын туйдыруга юнәлтелгән изге бурычыюызны намуслы үтәү. Безнең башка максат беркайчан да булмады. Безне тәнкыйтьләү җиңел, әмма без бар һәм без гади халык өчен эшлибез, шуны дәвам итәргә әзер”, – диде җитәкче.
Ул Русиядә бу брендның 20 ел эшләвен, гомум санарда 30 мең хезмәткәре булуын белдеде.
«Без дискаунтер ( базар бәяләреннән түбәнрәк хакларга киң ассортимент товарлар тәкъдим итүче кибет) сыйфатында эшлибез һәм зур инфляция шартларында кулланучының сатып алу мөмкинеген саклап калу өчен үз өлешебезне кертербез», - дип белдерде гендиректор.
Фото: tury.ru