Уйланырга урын бар
25 март 2022, 10:48

“Рамай” белән телем ачылды”

Рима апаның язмышы кул эшләре кебек үзенә генә хас бизәкләрдән һәм катлаулы борылышлардан тора...

“Рамай” белән телем ачылды”“Рамай” белән телем ачылды”
“Рамай” белән телем ачылды”

Рима апаның язмышы кул эшләре кебек үзенә генә хас бизәкләрдән һәм катлаулы борылышлардан тора...

 

 Хатын-кыз үзенең булмышы, гүзәл эшләре белән тормышка ямь өләшеп яшәү өчен яратыла. Шуның өчен туа гүзәл зат! Уфа шәһәренең Дим бистәсендә яшәүче Рима апа Сөләйманова да тормышны бизәп яшәүче күркәм ханымнарның берсе. Аның матур эшләре күпләрне сөендерә, карашларны иркәли. Ул теккән калфакларны бәйрәмнәрдә туташ-ханымнар  яратып кия.

Ул гына да түгел, Рима Нәбиәхмәт кызы Дим бистәсендә “Асылъяр” милли-мәдәни фольклор төркеме булдырган һәм аны уңышлы җитәкли. Ә үзенең язмышы кул эшләре кебек үзенә генә хас бизәкләрдән һәм катлаулы борылышлардан тора... 

  • Әткәем Сөләйманов Нәбиәхмәт Сөләйман улы Благовар район

Өйдрәкбаш авылында туып-үскән. 1938 елда Кызыл армия сафларына алына. 1942 елда яралы командирын алып, чолганыштан чыкканда әсирлеккә эләгә. Шундагы авыл старостасы күреп, чыбыркы белән ярып (битендәге шул чыбыркы ярасы эзе калган иде), немецларга тотып бирмәгән булса, бәлки, язмышы икенчерәк тә булыр иде... Ул Норвегиядә совет хәрби әсирләре лагеренда булган. Сөйләве буенча, халык аларга кызганып караган. Саф белән эшкә барганда бала-чага арага кереп, ипи, оекбаш кебек әйберләр биреп китәр булган. Сакчылар аларга игътибар итмәгән. Азат ителгәч, әткәйне дә әсирлектә булган башкалар белән бергә Магаданга сөргенгә озатканнар.

 Әнкәем Талига Имаметдин кызы 1924 елгы, Краснокама районы Иске Каенлык авылында туып үскән. Бик иртә ятим калган. Ачтан үлмәс өчен өч үсмер кыз уңыш җыйганда аз-азлап кына, чиратлап ашлык алып кайтырга сөйләшкәннәр. Өченче көнне, әнкәйгә чират җиткәч, теге кызлар җиткергәннәр... Яшь бала дип тормаганнар, 58нче маддә белән Магаданга озатканнар аны...

Ә аңа кадәр әнкәйләрнең гаиләсе кулак дип саналып, Түбән Тагилга озатылган булган. Картәти белән нәнәй аерылышкан булу сәбәпле, нәнәй монда калган. Әнкәйдән өлкән Зәйтүнә апа кияүдә булган. Гаиләле кызларга тимәгәннәр, Зәйтүнә апаны кайтарып җибәргәннәр. Ә ул әнкәйне урлап, пароход сиденьесы астына яшереп, туган якларга алып кайткан һәм әнкәйне нәнәйгә илткән. Әмма нәнәй озак яшәмәгән...

Әнкәй белән әткәй Маганданның Мырчыкан дигән авылында танышканнар. Әткәй эретеп ябыштыручы һөнәренә укып чыккан, әнкәй балык заводында эшләгән. Шунда – 1950 елда апам, 1952нче елда – мин, 1955 елда энебез туган.

Әткәйләр саф белән эшкә йөргән. Кем белән булса да хат алышу, хәбәрләшү тыелган. Көннәрдән бер көнне конвоир егет татарча башкортстанлылар юкмы дип сорашкан. Үзе Благовар районы Шәмәй авылыныкы булып чыга. Әткәй Шәмәйдә туганнары булуын, 9 ел бер хәбәрсез яшәвен, кайткач күреп, сәлам җиткерүен үтенә. Егет кайту белән әткәйнең гозерен үти. Нәнәйнең Шәмәйдә яшәгән бертуган сеңлесенә барып, Нәби абыйны күрдем, ди. Монда ыгы-зыгы китә... Зурәтәй, әткәйнең абыйсы Габбас Сөләйман улы, өч авылда укытучы булып эшләгән, колхоз биргән аты булган. Ике фотосурәт – берсе әткәйнеке, берсе хәбәрсез югалган икетуган Әхтәм абыйныкын алып теге егеткә баралар. Әткәйнең фотосын күрсәткәч, егет: “Әйе, шул!”ди.

Мин октябрь аенда туганмын, аннан аз гына алдарак әткәй (әнкәй аннан алдарак) реабилитацияләнеп, хат языша башлаганнар һәм 1938 елда авылдан чыгып киткән әткәй 1955 елда, ниһаять, үзе генә кайтып, күрешеп килә”.

“Магадан марҗасы”

 

Гаилә бик теләсә дә, ул вакытта бергә кайта алмый. Әтиләре туганнарын күреп, исәнлеген белдереп килгәч, кайтыр юлга акча туплый башлыйлар. Ул көн җитә. Өч балалы Сөләймановлар җир чигеннән кузгалып, мең юл мәшәкатьләрен җиңеп, 1958 елда туган якларга кайтып төшә.

 “Магаданнан Владивостокка пароход белән кайттык, Хабаровскийдан –Чиләбегә. Чишмә станциясендә төштек. Анда безне әллә ничә ат җигеп, каршы алырга килгәннәр иде. Башта Шәмәйдә нәнәйгә кердек. Кочаклашалар да елыйлар... Сорашыр, сөйләшер сүзләре күп булгандыр... Барысының да язмышлары бер чама иде бит...”

Сөргендә аларга үз туган телләрендә сөйләшүне дә тыялар... Нәби абый балаларына татар авылына кайтулары, анда нәнәйләре көтеп торуы, аның белән: “Исәнме, нәнәй!” дип исәнләшергә кирәк булуын аңлата. Биш яшьлек Рима апа моны да оныта, татарча бер сүз дә белми. Нәнәсе аны “Магадан марҗасы” дип атый.

Бер язмышны уртаклашкан, төрле сәбәпләр белән Магаданда- җир чигендә – яшәргә мәҗбүр булган татарлар бәйрәмнәрдә җыелып, акрын гына җырлашып утырыр булганнар.

  • Әткәй “Рамай”ны матур җырлый иде. Дусты Хәтип абый –

гармунда уйный, бар да елыйлар. Хәтип абый Туймазыдан иде. Берсе җырлый, берсе уйный, нишләп елыйлар икән, шатланырга кирәк бит, дип уйлыйм,– ди аларның сагышлары, югалган язмышлар турында искә төшереп Рима апа. –Үскәч, “Рамай”ның сүзләрен аңлагач кына нигә елауларына төшендем. “Рамай, “Рәйхан”, “Сарман” әткәйнең җырлары. “Рамай”ны бер табында да җырламый калдырмыйм. Әткәй җырлаганны тыңлап, күңелемә сеңдереп, истә калдыра килдем. Мин татарчаны әткәйнең җырлары аша өйрәндем – “Рамай” белән телем ачылды. Шуннан татарча сөйләшә башладым. 1956 елда, монда кайткач, Рина исемле сеңелебез туды.

 

 “Аерылышу көен җырлады...”

 Гаилә арытаба Дим бистәсендә урнаша. Балалар инде татар телен яхшы итеп өйрәнгән була. Нәби абыйның гына гомере кыска була, ул нибары 48 яшендә авырып вафат була. Көннәрдән беркөнне әтиләре барысын да үз янына чакырып: “мин бүген үләм, берегез дә еламагыз. Мин тегендә (әсирлекне шулай атаган) вакытта туганнар арасына кайтып, бер-ике ел гына яшәсәм дә бәхетле булыр идем, дип тели идем. Унбер ел яшәдем, Ходайга рәхмәт. Еламагыз, мине суга салмагыз,” ди...

Рима апа сатучы, декоратор һөнәрләрен үзләштереп хезмәт юлын башлый, Мәскәү совет сәүдәсе техникумын читтән торып тәмамлый. Спортчы, җырчы, рәссам, тегүче уңган һәм үткер кыз кайда да актив була. Озак еллар “Башпотребсоюз”да эшли, егетләр булдыра алмаганда да, Килешүләр төзеп, кулланучылар өчен күпләп товар табу да аның өчен авыр эш булмый. Нигә тотынса да булдыра, җиренә җиткереп эшли, хезмәт итә ул.

Без дә аның  белән кул эшләрен күргәч танышып киттек. Уфада татар җәмәгатьчелеге катнашлыгында нинди чара узса, анда оста куллы апабыз - балкып торган Рима Нәби кызын күрерсез. Үз куллары белән теккән милли стильдәге киемнәре (һәр чарага яңаны тегеп кия), зәвыклылыгы, алчаклыгы белән аерылып тора ул. Дим бистәсендә ул оештырган “Асыльяр” төркеме чыгышлары  да күпләргә таныш. 13 санлы китапханә мөдире Гөлшат Фаил кызы Назарова коллективка чәршәмбе көнендә бергә җыелу форсатын тудырган. Тату коллектив атнасына бер көн шунда җыела. Анда оста куллы апалар карамагында балалар, нәнәйләр  чигәргә, бәйләргә өйрәнәләр. Шунда ук репетицияләр ясыйлар. Балалар һәм өлкәннәр белән мәгънәле, матур очрашулар, осталык сәгатьләре үтә. Бу тынгысыз җанлы ир-егетләр һәм хатын-кызларыбыз бик матур эшләр башкара.

“Сәхибҗамал” Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасына кушылгач, Рима Нәби кызы үзендә икенче сулыш ачылуын тойган, рәхәтләнеп иҗат итә, башкаларны рухландыра. Иң мөһим сыйфатларының берсе турында әйтеп үтми булмый. Рима апа шәһәр шартларында ана телен саклап калуга зур игътибар бирә. Мохит “йота” барган татар телен оныкларында саклауга зур тырышлык сала. Ягымлы, һәр эшкә дә оста, кирәк вакытта таләпчән була белүче кадерле нәнәләрен оныклары ярата һәм аның һәр сүзенә игътибарлылар.

 

Әйтергә онытып торам, бәйләү, тегү, чигүдән тыш, Рима апа әтисеннән өйрәнгәнчә, бик матур итеп пима да төпли. Менә шундый соклангыч кешеләр арасында яшәүдән тормышның мәгънәсе арта! 

Әйткәндәй, Рима апаның әнисе Магаданда балык заводында иң уңган эшчеләрнең берсе була. Кунаклар киләсе булса, директор: “Сулейманова, гостей ждем, приготовь свой тузлук (татар хатыны әйткәнчә атаган аны, тәрҗемә итеп тә тормаган)”, дип уылдык әзерләргә куша торган булган. Пөхтә татар хатыны затлы балыкларның уылдыгын биш минутта әзерләп биргән. Кызганыч, Рима апа уылдык тозлау серләрен әнисеннән өйрәнеп  калмаган. Әмма балыкны үзе дә бик оста тозлый. Сезнең өчен осталык серләре белән бүлеште.

 

1 кг яхшы балыкны юып, матур гына кисәкләргә бүлгәләп, капкачлы савытка саласың. 2 кашык тоз, 2 кашык шикәр комы өстенә бер бокал (якынча 300 гр) су салып яхшылап болгатасың да, балык өстенә коясың. Ике сәгатьтән телеңне йотарлык тәмле балык әзер була. Рима апаның гаиләсендә бу иң шәп үтә торган ризыкларның берсе икән. Болай тозланган балыкның кылчыклары да бик шома алына.

Рәхмәт сезгә Рима апа, эшләрегез уң булсын!

“Рамай” белән телем ачылды”
“Рамай” белән телем ачылды”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас