

Владимир Мединский: “Яхшы кинолар күрсәтелсен”.
Русия хәрби-тарих җәмгыяте рәисе, РФ президенты ярдәмчесе Владимир Мединский илебез телевизион каналларын күңел ачу чараларын киметергә чакырды. Алар урынына тарихи кинофильмнары күрсәтергә тәкъдим итте.
Илдә бурган хәл-вакыйгаларны исәпкә алып, эфирда үзгәрешләр кертергә кирәклеген белдерде. Их яхшысы сыйфатлы үзебезнең киноларны күрсәтергә кирәк, дип белдерде ул. Дөрес әйтә.
"Безнең комиссия әгъзалары – телеканаллар вәкилләре бар. Коллегалар, әйдәгез алайда күңел ачу чараларын азрак күрсәтик. Безнең көннәрдә андый тапшырулар мәгънәсез күренә”, - диде Мединский.
Алар урынына ул “яхшы Совет, Русия” киноларын күрсәтергә өндәде.
“Хәтта яхшы чит ил киноларын да ярый, авторлык хокукы булмаса да, кемгә кирәк инде ул авторлык хокуклары хәзер? Кешеләр сезгә рәхмәт әйтер”, – диде президент ярдәмчесе.
"Без бүген тарих китабының эчендә яшибез. Әгәр без сезнең белән элеккчә таркау булып берләшми яшәсәк, без аның соңгы бүлегендә яшәвебезне аңларбыз дип уйлыйм. Тарихның ул бите урысча языламавы да бар”, – дип сүзен йомгаклады Мединский.
Фото: fishki.net