Уйланырга урын бар
25 март 2022, 06:50

Чебен ничә аяклы?

Берәү тату эшләткән...

Чебен ничә аяклы?Чебен ничә аяклы?
Чебен ничә аяклы?

Никнеймы  Dankify  булган  социаль челтәрләрдән файдаланучы бер ир-ат   тәненә, дөресрәге кабыргасына,  татуировка ясаткан. Нәрсәсе бар инде аның, күпләр ясата диярсез. Шулайдыр. Әмма бу ир  сеанстан  соң гына аның эскизында хата күргән.  Татуда - чебен рәсеме. Ләкин мастер аны  алты  түгел, ә  сигез аяклы   итеп эшләп куйган. Бу турыда  иркәй Reddit  порталында пост урнаштырган.

 “Ялларда кинәт кенә уйлап,  татуировка эшләтергә булдым.  Һәм  алты аяк  урынына сигез  аяклы чебен  күрдем», — дип зарланган  пост  авторы.

Ирнең бу посты күпләрне көлдергән.   Аның астына:  «Көлке, канишны,  әмма моннан да начаррагы була әле”,  "Мастер бөҗәкләрне  танымыймы  әллә?",   “Бу бик мәзәк", "Түз!”, “Сез мондый осталарны кайдан табасыз ул?» - дип фикерләр язып калдырганнар.

Фото: Lenta.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас