

Дөнья булгач, төрле хәлләр була: өйләнешергә җыенган кайсыбер парлар, хәтта ЗАГСка гариза тапшырып та, никахны теркәүгә килми кала.
Мондый хәл әллә нигә бер очрыйдыр кебек. Ә чынлыкта шактый күп икән.
Мәсәлән, 2020 елда республикада 21 468 пар гаилә корырга карар итә. Ләкин нәтиҗәдә аларның 386сы ЗАГСка килми. Узган ел исә 26 148 гариза тапшырыла. Әмма соңыннан 690 пар өйләнешүдән баш тарта дип хәбәр итәләр республиканың Юстиция буенча дәүләт комитетыннан.
Быел 20 мартка 5 582 пар никахны рәсми теркәүгә гариза биргән. Аларның арасында да кире уйлаучылар булырмы икән?
Өйләнешү – уен эш түгел: ЗАГСка гариза тапшырырга барганчы җиде кат үлчәргә кирәктер бит?..