Уйланырга урын бар
18 март 2022, 04:57

Ни өчен берәүләр – уң, икенчеләр сул кул белән яза?

Ә сез уңагаймы, әллә сулагаймы?

hochyvseznat.ruhochyvseznat.ru
hochyvseznat.ru

Кешенең бер кулы, гадәттә уңы, күбрәк эш башкара. Соңгы 100 елда галимнәр бу күренешне ныклы өйрәнгән. Әмма алар ни өчен берәүләрдә – уң, икенчеләрдә сул кул әйдәүче булуын һаман төгәл генә әйтә алмый. Чөнки бу процесста нинди механизмнар катнашканлыгын аңлап җиткерә алмыйлар.

Күпме кеше – уңагай, күпмесе сулагай булуы да галимнәр арасында бәхәс тудыра икән. Гомумән алганда, дөнья халкының 70-95 проценты – уңагай, 5-30 проценты сулагай дип исәпләнә. Ләкин алар арасында ике кулы да бертигез эшләүчеләр дә бар, ди тикшеренүчеләр.

Уңагайлыкка һәм сулагайлыкка геннар йогынты ясый дип дәлилләнә. Шул ук вакытта “сулагайлык гены” әлегә ачыкланмаган. Шуңа кайсыбер галимнәр фикеренчә, уң яки сул кулның әйдәүче булуына социаль яки мәдәни механизмнар тәэсир итә. Моңа дәлил – элек укытучылар беренче сыйныфка килгән сулагай балаларны мотлак уң кул белән язарга өйрәтергә тырыша иде. Хәзер моңа күп урында басым ясалмый: балалар үзләренә ничек уңайлы – шулай яза.

Галимнәрнең бер төркеме “патологик” сулагайлык булуы турында да әйтә. Ул бала туганда алынган җәрәхәтләргә бәйле, дип аңлата алар.

1860 елларда француз хирургы Поль Брока теге яки бу кулның активлыгы баш миенең ярымшарларына бәйле булуын билгеләгән. Аның теориясенә ярашлы, ми ярымшарлары гәүдәнең яртысы белән капма-каршы бәйләнгән. Ләкин бүген бу бәйләнешнең Брока тасвирлаган кебек гади генә түгел икәнлеге ачыкланган. 70нче елларда үткәрелгән тикшеренүләр күпчелек сулагайлар миенең сул ярымшарлары, уңагайларныкы кебек үк, актив икәнлеген күрсәткән. Бары кайсыбер кешеләрдә генә нормадан тайпылышлар булган.

Уңагайлык һәм сулагайлык күренешенең табигатен аңлау өчен галимнәр маймылларда да тәҗрибәләр үткәргән. Нәтиҗәдә маймылларның да күбесе я уңагай, я сулагай икәнлеге ачыкланган. Һәм алар да үзләренә уңайлы булган кул белән эшлиләр икән.

Шулай итеп бүген галимнәр: “Уңагайлык яки сулагайлык буенча безнең әле гомум күзаллау гына бар. Җентекле өйрәнү өчен тикшерәсе дә тикшерәсе  әле”, – диләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас