

Республикада бер атна эчендә кибет киштәләреннән шикәр юкка чыкты. Имеш-мимеш хәбәрләр таралуы булды, кешеләр, бер-берсеннән уздырып, шикәр запасы туплап калырга ашыкты. Татлы ризыкка сорау арткан саен сатучылар да, форсаттан файдаланып, бәяләрне күтәрә торды. Әмма бу да халыкны туктата алмады: “кара көнгә” дип, һәркем запас булдырырга ашыкты. Нәтиҗәдә киштәләр бушап калды...
Шикәрсез калдык инде, дип борчылды кайсыберләр. Хафаланыр урын юк, диләр бу җәһәттән түрәләр. “Ни кызганыч, кайсыбер төр азык-төлекнең – шикәр, ярмаларның бәясе кинәт артты. Ләкин бу – сорауның үтә дә нык күп һәм нигезсез булуы нәтиҗәсе. Сорау азаячак – хаклар да төшәчәк”, – ди хөкүмәт премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Аның әйтүенчә, бүген складларда шикәр запасы җитәрлек. Республиканың ике шикәр заводында – Раевкада һәм Чишмәдә – 20 мең тоннага якын шикәр бар. Шуңа өстәп, тагын шулкадәр чамасы шикәр – авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрдә.
“Ихыяҗның югары булуын исәпкә алып, быел без шикәр чөгендере мәйданнарын арттырачакбыз. Ике завод бергә 1 миллион 950 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртү куәтенә ия. Шунысын да билгеләп китәм: заводлар шикәрнең 60 процентын аграрийларга бирә, ә 40 процентын үзләренә калдыра. Аграрийлар өчен шикәр һәрвакыт үзенә күрә алтын-валюта запасы булып тора: чөнки шул ук он яки иген белән чагыштырганда аның саклану вакыты күбрәк.
Кешеләр күп итеп шикәр сатып алып, аны нәрсә эшләтергә җыеналар икән – аңламыйм. Мин болай эшләргә киңәш итмәс идем. Башкортстанда шикәр җитәрлек, проблема юк, бу – кайчандыр карабодай һәм тоз белән булган кебек ясалма чыгарылган дефицит, ясалма ажиотаж”, – диде вице-премьер.
Чынлап та, әле варенье һәм сутлар эшләү сезоны түгел, аларга кадәр ерак. Хәзерге заманда шикәрдән көмешкә куучылар да күп түгелдер, кибеттә аракы алу очсызга төшә, дип шаяртты аграр ведомство җитәкчесе.
“Бүген шикәргә сорау күп булганда без авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә ярминкәләргә үз запасларын алып чыгарга куштык. Үткән атнада башкалада ярминкәдә ике көн эчендә 6 тонна шикәр сатылган. Без 10, 20, 30 тонна да китерергә әзер. Ләкин ул кадәр шикәр сатып алып кую кирәкме соң? Соңыннан аның хакы кинәт төшәчәк бит”, – дигән сорау куйды министр.