Уйланырга урын бар
11 март 2022, 08:10

Курьерны алдаганнар

Бик җиңел түгел шул андый эштә эшләү.

Курьерны алдаганнарКурьерны алдаганнар
Курьерны алдаганнар

      Курьер булып эшләүнең дә, кем әйтмешли, үз әтнәкәләре бар икән: менә берәү заказны китергән, әмма аферга эләккән.

      Рестораннан ризыкка заказ бирү белән бәйле  гаҗәеп хәйләкәр бу схеманы кем уйлап тапкандыр. Кич белән кафега Белорет шәһәрендәге бер компаниядән сушига заказ килә. Заказ бирүче  курьерга шалтыратып, заказны  тере акча белән түләргә теләве һәм аңа биш мең сумлык купюрадан сдача кирәк булачагы турында әйткән. Сөйләшә торгач, болай шулай  килешәләр: сдачаны курьер заказ бирүченең мобиль исәбенә күчерәчәк. Тик иң гаҗәбе алда: курьер сдачаны заказны илтеп биргәнче һәм суши өчен хакны алганчы ук тегенең исәбенә күчерергә ризалаша.

     Бөтен афера курьер урынга килгәч ачыла – баксаң, андый  компания бөтенләй юк һәм берәү дә сушига заказ бирмәгән икән. Нәтиҗәдә, курьер өч мең сумнан артык акчасын югалткан, ә кафе — заказын.

Фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас