Уйланырга урын бар
11 март 2022, 06:19

Кем кемне?

Утны-суны кичкән Русияне санкцияләр белән генә куркытып буламы?

zvezdaaltaya.ruzvezdaaltaya.ru
zvezdaaltaya.ru

Әле кайчан гына дөньяда коронавирустан да куркынычрак тема юк кебек иде. Инде аңа өйрәнеп беттек дигәндә Украинада махсус хәрби операция үткәрелү турында игълан ителде.

Бу хәбәр бар дөньяны урыныннан кузгаткандай булды. Моңа теш-тырнагы белән каршы булган Америка һәм Көнбатыш илләре кемузардан безгә карата санкцияләр кертә башлады. Куркышыннан хәтта коронавирус та артка чигенгәндәй булды... Ләкин утны-суны кичкән Русияне санкцияләр белән генә куркытып булырмы икән соң?

Әлбәттә, “тимер пәрдәләр” ачылып, читләр белән сату-алу элемтәләре ныгыганнан соң безнең ил икътисады да дөнья икътисадына тыгыз бәйләнде. Андагы үзгәрешләр безгә дә йогынты ясый. Санкция кертүчеләр дә шуннан чыгып фикер йөртә: Көнбатыш һәм Америкага бәйле булган Русия икътисады бөләчәк, кешеләре ач калачак дигәнрәк сүзләр сөйли алар. Әмма үзләренең дә безнең илгә бәйле булуларын кайчак онытып җибәрәләр шикелле. Хәер, Америка хәйләләшә белә: үзләренә кирәгенә санкция кертмәү җаен карый. Мәсәлән, ТАСС хәбәр итүенчә, АКШ Русиядән энергетика буенча чималларны кертүне тыйса да, уранны бу исемлектән төшереп калдырмакчы. Чөнки Америка атом станцияләрен эшләтү өчен кирәкле уранның яртысын ул Русиядән, Казахстаннан һәм Үзбәкстаннан ала.

Бүген санкцияләрнең төп өлеше хуҗалары чит илнеке булган кибетләрне ябуга кайтып кала. Ябу дип әйтү дөрес булмас, төгәлрәге – эшчәнлекләрен туктатып торалар. Мәсәлән, көнбатышның Puma, Adidas, Intel, IBM, H&M, Nike, Inditex компанияләре безнең илдәге кибетләрен япты. Исерткеч эчемлекләр һәм азык-төлек җитештерүчеләрнең кайсыберләре Русиягә үз продукцияләрен җибәрми башлады. Шулай ук Toyota, Nissan кебек автомобильләрне безнең илдә җитештерү туктатылды.

Әйткәндәй, Американың “McDonald's”, “Coca-Cola”, “Pepsi” һәм “Starbucks” брендлары да вакытлыча ябыла. Әлегә Русиядә 850 “McDonald's” ябылуы билгеле, әмма компания Русиядән булган 62 мең хезмәткәренә хезмәт хакы түләвен дәвам итәчәк, дип белдергәннәр. Димәк, исәпләре шул: дөнья тынычлангач, яңадан ишекләрен ачарга җыеналар...

Ләкин бер киткәч, кирегә кайта алырлар микән соң? Чөнки Русия түрәләре безнең илдәге эшчәнлеген туктатып торган яки япкан чит ил компанияләренә карата каты җавап бирү кирәклеге турында фикер алыша. Бүген Украинада барган махсус операция чорында безнең илдән чыгарга һәм эшчәнлеген ябарга карар иткән компанияләрнең җитештерүен дәүләтнеке итү турында да сүз бара. Кем әйтмешли, китәреңнән алда кайтырыңны да уйларга кирәк шул...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас