Мөлкәт үтми. Акча җитми

Кемдә ни кайгысы?

Мөлкәт үтми. Акча җитмиМөлкәт үтми. Акча җитми
Мөлкәт үтми. Акча җитми

Кемдә ни кайгысы?

 

Билгеле хоккейчы Илья Ковальчук Нью-Джерсидагы замогын сата. Бәясе – 15 млн доллар. Коавльчук аның бәясен икенче тапкыр киметкән.

Илья Ковальчукның Нью-Джерсида мөлкәтен сатуын турында The New York Post хәбәр итә.

Русияленең бу мөлкәте Алпайнда (Нью-Джерси штаты).

Башта ул аны (2019 елда) 18 млн долларга, 2020нче елда 16 млн га сатарга теләгән.

Ковальчук бу урынны 2010 елда, НХЛда «Нью-Джерси» өчен уйнаганда сатып алган булган. Участокның  мәйданы 22 мең квадрат метр.

Затлы бинада өйдә сигез  йокы бүлмәсе, 11 ванна бүлмәсе һәм банкет залы зурлыгында столоваясы бар.

Әйткәндәй, Ковальчук күптән түгел генә Беверли-Хиллздагы йортын 12,4 млн долларга саткан.

Уйласаң, уелып китәрлек... Кеше акчасын санау гадәтем булмаса да, бу очракта тирәннән уйландыра. Бу кадәр байлыкка ия булган спортчылар үзләренең эшен дәвам итәр яшь буынга никадәр ярдәм итә икән? Олимпиадаларда, чемпионатларда алтын алып, ил абруен күтәрерлек хоккейчылар үстерү, командалар туплау өчен зур акчалар кирәк. Шул кәгазьләр җитмәү сәбәпле, күп кенә очкыр егетләр максатларына ирешә алмый. Күпмеләгән үсмерләр хоккей командалары форма, кәшәкегә мохтаҗ... 

Шундый инде бу дөнья, кайсыдыр спортчы дистәләгән млн долларлык хан сараен сата алмый, ә икенче җирдә хоккей белән “чирләгән” кайсыдыр үсмернең шлемга акчасы җитми... Ә хоккейга, гомумән, акчалы уен булганга баралармы ул?..  

Фото: tver.bezformata.com

Мөлкәт үтми. Акча җитми
Мөлкәт үтми. Акча җитми
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас