

Уфада яшәүче яшь егет бәяләрнең кискен артуыннан качарга... һәм Америкада эшләнгән смартфонны очсызрак хакка сатып алырга ниятләгән. Ләкин алданганын сизми дә калган.
Егет интернетта смартфоннарны зур челтәрле кибетләргә караганда 20%ка очсызрак саткан онлайн-кибеткә юлыккан. Сайттагы фикерләр дә уңай булган.
Егет заказны рәсмиләштергән, банк карточкасыннан бәясен дә түләгән. Смартфонны бер атна эчендә китерергә тиеш булганнар...
Берничә көннән аңа чыннан да посылка килгән, тик эчендә текә смартфон урынына... арзанлы Кытай гаджеты булган. Ә интернет-кибетнең телефоны инде җавап бирмәгән.
Фото: news102.ru