

Бүген хатын-кызлар көне. Шул форсаттан файдаланып, исемнәре тарихка язылган кызларыбызны да искә алып китү дөрес булыр. Алар батырлык һәм матурлык үрнәге.
Алимә Әбденанова
Кырымтатар кызы. 1924 елның 4 гыйнварында Керич ( Керчь) шәһәрендә туган. Кырымда яшерен разведкада хезмәт итә. Ярымутрауны фашистлар оккупацияләп торган арада, 1943 елның октябреннән 1944 елның февраленә кадәр Алимә Үзәккә 80нән артык мөһим хәбәр җибәреп өлгерә, меңләгән кешенең гомерен саклап кала.
Ләкин дошманнар бик төгәл эшләгән разведка төркеменең эзенә төшә. Яшерен көрәш алып барган кешеләр гестапочалар тарафыннан кулга алына. Алимәне немецлар үзләренә хезмәт итәргә күндерү өчен коточкыч газапларга дучар итәләр. 1944 елның 5 апрелендә фашистлар 20 яшьлек кызны юк итәләр...
2014 елда Симферопольнең 44 санлы мәктәбе каршында Алимәгә һәйкәл куелды. Мәктәп батыр кызның исемен йөртә. В.Путин указы белән А.Әбденановага Русия Герое исеме бирелде.