Азык-төлек дефициты булмасмы?

Ахырзаман җитәр төсле, халык кырылып кибетләрне бушата...

rostov.rbc.rurostov.rbc.ru
rostov.rbc.ru

Чит илләр Русиягә карата санкцияләр игълан иткәч, хуҗалары чит илдән булган кайсыбер кибетләр эшчәнлекләрен туктата башлады. Шуңа кайбер кешеләр, кибетләр ябылганчы дип, тизрәк кирәк-ярак сатып алып калырга ашыкты. Эт чаба дип, бет чаба, дигәндәй, кешеләр бер-берсеннән күреп, сәүдә челтәрләрен “яулый” башлады.

Әмма күп итеп запас туплау кирәкме соң? Азык-төлек дефициты булмасмы? Бу сорауга республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов җавап бирде. Аның әйтүенчә, Башкортстанда төп азык-төлек продуктларын җитештерү өчен чимал җитәрлек.

“Хәтта нык коры булган 2021 елда да безнең аграрийлар ике миллион тоннадан күбрәк иген җыеп ала алды. Бу төбәктәге ихтыяҗны тулысынча капларга җитә. Еллар уңай килгәндә, безнең республикада 3-4 миллион тонна ашлык җитештерелә”, – диде ул.

Лысов фикеренчә, бездә азык-төлек базарында хәл тотрыклы, эшкәртүче һәм азык җитештерүче предприятиеләрдә чимал җитәрлек, алар гадәти режимда эшли. Моңа кадәр нинди төр азык җитештерелгән, бүген барысы да сатуда бар.

Шуңа күрә кешеләр буш урында үзләре дефицит тудыра түгелме дигән сорау туа...

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас