

Башланды... Төрле яктан кысулар башланды. Чит илләрне әйтәм: безгә карата бер-бер артлы санкцияләр кертергә тотындылар, ниятләре – көймәбезне ничек тә комга терәтү.
Моның сәбәпләре һәркемгә мәгълүм: президент Владимир Путин 21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану турындагы указларга кул куйды. Моңа җавап итеп, көнбатыш илләре Русиягә каршы чираттагы санкцияләрне кертте. Чөнки кайсыбер санкцияләр 2014 елда ук игълан ителгән иде инде. Бүген инде Европа союзының күп кенә дәүләтләре безнең ил самолетлары өчен һава киңлекләрен дә япты. Кунак ашы – кара-каршы: Русия дә шундый ук җавап бирде.
Көнбатыш һәм Америка безнең банк системасына карата да чикләүләр кертте. Шуңа Русия Үзәк банкы, 28 февральдә ашыгыч рәвештә утырыш үткәреп, төп ставканы 9,5 проценттан 20 процентка кадәр күтәрү турында карар кабул итте. Бу сан – тарихи рекорд. 2014 елдагы көрчек вакытында иң югары күрсәткеч 15-17 процентка җиткән иде. Үзәк Банктан әйтүләренчә, бу – мәҗбүри адым. Бары шулай гына финансларның һәм бәяләрнең тотрыклылыгын, кешеләрнең акчаларын саклауга ирешеп булачак. Үзәк Банк ставкаларны күтәргәч, аңа бәйле күп кенә башка банклар да вкладлар һәм кредитлар буенча ставкаларын үзгәртә башлады.
Әлеге хәлнең гади халык өчен йогынтысы булырмы? Билгеле булуынча, Үзәк банкның төп ставкалары арту вкладларның һәм кредитларның да процент ставкаларын күтәрә. Ягъни банкка саклыкка салынган акчаларның процентлары арту – яхшы күренеш булса, ипотека алырга җыенучылар өчен бу күңелле хәбәр түгел. Чөнки ипотека кыйммәтрәк чыгачак. Шуңа кайсыбер кешеләр куркуга калды, моңа кадәр алынган кредитларның проценты да артырмы икән дип хафаланучылар да бар. Бу уңайдан банк хезмәткәрләре күтәрелгән ставкалар яңа килешүләрдә генә чагылачак, аңа кадәр алынган ипотека һәм кредитларның процент ставкалары үзгәрешсез калачак, дип тынычландыралар.
“Әлегә кадәр алынган кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча Саклык банкы бернинди дә үзгәрешләр кертми”, – диделәр Сбербанктан. ВТБ, Альфа-банк, Райффайзенбанк һәм тагын берничә эре финанс оешмалары да шулай дип җавап бирә. “Гамәлдә булган кредит буенча ставканы үзгәртү закон белән тыела. Бу җәһәттән закон акча алучыларны яклый”, – диләр алар.
Ә ипотека һәм кулланучылар кредитлары алырга җынучылар өчен төптән уйларга кирәк булачак. Әгәр чит ил санкцияләре киләчәктә дә дәвам итеп, банкларның ставкалары югары килеш калса, түләүләр, бигрәк тә ипотеканыкы күпләр өчен күтәрә алмаслык йөккә әйләнергә мөмкин.
Мәсәлән, илнең иң эре банкы булган Саклык банкы 1 марттан әзер һәм төзелеп килүче торакка ипотека буенча ставканы 7,5 процентка арттырды да инде. Моңа кадәр база ставкасы 11,3 процент иде. Шулай итеп, хәзер аның күрсәткече 18,6 процентка кадәр җитте, диләр кредит оешмасының матбугат хезмәтеннән.
“Үзәк Банк төп ставканы күтәрү сәбәпле, Сбербанк кредитлар буенча ставкаларын базар шартларына яраклаштыра. Әзер һәм төзелеп килүче торакка ипотека ставкасы 18,6 проценттан башлана. Дәүләт ярдәме программалары кысаларындагы ставкалар үзгәрешсез кала”, – диделәр банктан.
Шулай да Саклык банкы клиентларының ипотека буенча ставканы киметү мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, алыш-бирешне электрон теркәгәндә, беренче взнос 20 проценттан күбрәк булганда, шулай ук керемне яки аның өлешен Русия Пенсия фондыннан алынган выписка белән раслаганда моңа ирешеп була.
Хәлләр болай барса, торакны кулында акчасы булган кешеләр генә сатып алачак, ә ипотекага җөрьәт итүчеләр саны нык кимиячәк, диләр экспертлар. Ипотека алучылар саны хәтта 10 тапкыр кимергә мөмкин, дип фаразлый “Русипотека” компаниясенең баш эксперты Сергей Гордейко.
Сатып алучылар азаю исә төзүчеләр бәкәленә сугачак. Шуңа кайсыбер төзелешләрнең туктап калуы да бар. Бәлки, бәгъзеләренә дәүләт ярдәм итәр. Ләкин базар шартларында барысы да “сорау-тәкъдимгә” корылганын исәпкә алырга туры килә. Шуңа бүген икътисад базарында эшләүче барысы да гади булмаган шартларда ничек итеп үзеңне саклап калу турында уйлый.
Кешеләргә яшәргә, бизнеска эшләргә кирәк. Шуңа банклар клиентлар алдындагы бурычларны үтиячәк, ди Русия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина.
“Без эчке финанс инфраструктураны үстердек, шуңа банклар өзлексез эшли. Санкциягә эләккән банклар чыгарган халыкара түләү системасы карталары ил эчендә гадәттәгечә эшләүләрен дәвам итә”, – ди ул.
Русия банкы җитәкчесе әйтүенчә, бүген ил икътисады өчен шартлар тамырыннан үзгәрде. Мондый хәлдә банкларга гына түгел, аларның клиентларына да ярдәм итәргә кирәк. Чөнки санкцияләр аркасында кешеләрнең дә, компанияләрнең дә финанс хәле мөшкелләнергә мөмкин. Нәбиуллина аңлатуынча, төп ставка үскәндә үзгәреп торучы ставкалы кредитлар буенча түләүләр дә арта.
“Кешеләрдә андый кредитлар бик аз, ипотекада бөтенләй юк. Гадәттә андый кредитларны түләү мөмкинлеге югары булган эре компанияләр ала. Әгәр заемщикка үзгәреп торучы ставкалы кредит буенча түләү авырга төшсә һәм банк андый кредитны үзгәртергә әзер булса, без дә үз чиратыбызда ярдәм кулы сузабыз”, – ди Эльвира Нәбиуллина.