

Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрдәге битендә Нефтекама шәһәрендә яшәүче бер ирнең зары пәйда булган. Ул тәүлек эчендә шикәр 9 процентка кыйммәтләнгән, дип язган.
Ирнең сүзләренчә, 25 февральдә 50 килограмм шикәр комы 2659 сум торган, ә 26сында инде ул 2899 сумга әйләнгән. Ул үз сүзләрен фото белән дә дәлилләгән.
Әлеге мөрәҗәгатькә республиканың Сәүдә министрлыгы җавап биргән. Ведомство белгече мәсьәлә тикшереләчәк, төгәл җавап 3 мартта урнаштырылачак, дип белдергән.
Кызык: нинди җавап килер икән?
Әйткәндәй, Башстатның соңгы мәгълүматлары буенча, 18 февральгә республикада 1 килограмм шикәрның уртача хакы 56 сум булган.