Уйланырга урын бар
25 февраль 2022, 05:33

Ни өчен ир-егетләр мәктәпкә эшкә бармый?

“Ир-ат укытучысыз мәктәп – тулы булмаган гаилә кебек ул" дигән фикер белән килешәсезме?

vogazeta.ruvogazeta.ru
vogazeta.ru

Бүген мәктәпләрдә ир-ат укытучылар, күп дигәндә, бер-ике яисә бөтенләй юк. Ә бит балаларга ирләр тәрбиясе дә кирәк.

Русиянең халык укытучысы Эдуард Марголинның сүзләре искә төшә. Ярты гасыр диярлек математика һәм физика укыткан педагог: “Ир-ат укытучысыз мәктәп – тулы булмаган гаилә кебек ул, – дигән иде. – Мәктәптә байлык та, уңайлылык та, җылы да булырга мөмкин, ләкин һәрвакыт ышаныч, көч, ныклылык тойгылары җитмәячәк. Булачак егетне ирләрсез тәрбияләүне башка да китереп булмый. Малайлар өчен ирләр үрнәген бернәрсә дә алмаштыра алмый”.

Акыллы сүзләр. Килешәсездер? Әтиләр тәрбиясе җитмәгәнлектән бүген кайсыбер егетләр бик иркә һәм кыюсыз булып үсә. Ата-бабалар моны яхшы аңлаган. Революциягә кадәр ир-ат укытучылар күп булган, алар педагогик коллективларның күпчелеген тәшкил иткән. 1917 елдан соң хатын-кыз мөгаллимәләр саны арта башлый. Бөек Ватан сугышы исә күп ир-ат укытучыларның гомерен өзә. Шулай да сугыштан соң мәктәпләрдә математика, физика, химия кебек төгәл дәресләрне башлыча яу кырыннан кайткан абзыйлар укыта. Югары уку йортларында укымасалар да, алар укучыларга көчле, төпле белем бирә алган. Күпме галимнәр үстергәннәр. Статистикага күз салсаң, узган гасырның 80 елларында мәктәп коллективларының 30 процент тирәсен ир мөгаллимнәр тәшкил иткән. Советлар Союзы таркалганнан соң, бу сан инде елдан-ел кими башлады. Соңгы чорда мәктәпләр хатын-кыз укытучылар кулына гына калып бара.  Хәтта физкультураны да гүзәл затлар укыта. 

Ир-егетләрнең мәктәпкә эшкә киләмәвенең сәбәпләре һәркемгә билгеле – мәгариф өлкәсен оптимизацияләү, хезмәт хакының ир-атлар өчен түбән булуы, кәгазь эше... Чөнки ир кешегә торак юнәтергә, гаиләне туендырырга кирәк. Әлбәттә, соңгы елларда укытучыларның хезмәт хакы артты, диделәр. “Берничә ставка алсаң арта инде”, – ди таныш укытучы. Өстәмә эш алырга, репетитор булырга, мәкаләләр язарга, грантлар отарга була. Ләкин ир-атларның күбесе бер эштә эшләүне һәм шуның өчен лаеклы хезмәт хакы алуны хуп күрә. Берничә эш арасында өзгәләнергә яратмый. Ни дисәң дә, көчле затларның – үз табигате.

Укытучы – җиңел эш түгел. Бүгенге заман балалары белән эшләү өчен нечкә психолог та булырга туры килә. Ләкин, нәрсә генә дисәк тә, мәктәпләргә ир-ат укытучылар кирәк – бу бәхәссез. Артык кәгазь эше булмаса, бәлки, яшь егетләр мәктәпләргә килер иде. Югыйсә, илне саклаучыларны тәрбияләү хатын-кызларга гына калса, киләчәктә ни көтәргә?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас