Уйланырга урын бар
24 февраль 2022, 15:49

Cтаросталар вәкаләтләре киңәячәк

Нәрсә эшли алачак алар?

Cтаросталар вәкаләтләре киңәячәкCтаросталар вәкаләтләре киңәячәк
Cтаросталар вәкаләтләре киңәячәк

Башкортстанда  авыл старосталарына  өстәмә вәкаләтләр йөкләү тәкъдим ителә. БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары әлеге закон проектын беренче укуда хуплап чыкты.

“Старосталар җирле үзидарә органнарына аларның гамәли эшчәнлекләрендәге  аерым юнәлешләр буенча булышлык күрсәтәчәкләр һәм урындагы әһәмияткә ия сорауларны хәл иткәндә үз тәкъдимнәрен кертәчәкләр. Старосталарга биләмәнең, шәһәр округының  вәкаләтле органының торак пунктка кагылышлы утырышларында катнашу хокукы бирелә, ләкин тавыш бирүдә катнашмыйлар”, – диде төбәк парламенты спикеры Константин Толкачёв.

“Старосталар институты тарихы тамырлары белән  борынгы чорларга барып тоташа. Ә әлеге хокукый мөнәсәбәтләрне җайлаучы закон республикада 2019 елда кабул ителгән иде. Авыл халкы арасында  мөһим сорауларны хәл итәргә теләгән, әмма вәкаләтләре булмаган актив кешеләр күп. Староста статусы аларга бу мөмкинлекләрне бирәчәк”, – дип ассызыклады парламент рәисе.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас